Җомгадан башлап безнең Арча командасы көндәшләрен җиңә барды. Җиңелгәннәр елап кайтып китте... Малайлар бит әле, хис-тойгыларын яшерә алмыйлар. Бу Татарстан Республикасының хоккей федерациясе призына башланып киткән ярышлар иде. Татарстан буенча 2010 елгы хоккейчы малайлар командалары барысы – 36. Соңыннан иң көчлеләр уйнаячак. Арча Боз сараенда уйнаган 6 команда арасында Арчаның “Ракета” командасы 1нче урынны алды. 2нче – Кировның “Вятка” командасы, 3нче нәтиҗәне Кукмараның “Олимп” хоккейчылары күрсәтте.
Якшәмбе көнне көндезге сәгать 12дә “Ракета” белән Казанның “Ак Бүре” командалары уйнады. Командаларга ияреп килгән әти-әниләр, әби-бабайлар, туганнар, җанатарлар – бар да ут йотып, хоккей карады. “Го-о-л!” Арчалар “Ак Бүре”ләргә 1 гол кертте! Бөтен дөнья гөж килде. Көндәш җанатарларның сөмсерләре коелды... Озак та үтмәде тагын “Гол!” – тагын арчалар! Голлар саны 5кә тулды! “Ак Бүре”ләр шулай да 1 гол кертте. Шулай итеп, 5:1 исәбе белән “Ракета” җиңде. Чыдасын боз гына – сөенечтән хоккейчы малайлар кәшәкәләре белән бозны төйде... Ә тренерлары Евгений Тимощук уен барышында үзе боз өстенә сикереп төшәрдәй булып, малайларны өйрәтеп, көч-куәт биреп торды. Шундый кызган вакытта без йөрибез тагы фотога төшереп. Безне дә: “Эшләргә комачаулыйсыз!” – дип кыз-
дырды. Афәрин, Женя! Соңыннан дуслаштык. 25 яшьлек тренер Казаннан кайтып эшли. Үзе дә 8 яшьтән хоккейда уйнаган егет. “Ак Барс”та уйнаган. “Өч көн рәттән барлык командаларны да җиңеп баргач, сөенеп бетә алмыйсыздыр инде!” – дим. Һәм... “Юк”, – дигән җавап ишетәм. “Татарстанның хоккей федерациясе призына оештырылган ярышларның әле бу башы гына, ярышлар дәвам итәчәк. Максатыбыз – Татарстанның хоккей федерациясе призын яулап алу!” – диде ул. Әлбәттә, без дә “Ракета” җиңсә иде дигән теләктә.
Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров:
– Республикада 2008, 2009, 2010, 2011 елгы малайлар хоккей командалары арасында Арча районы иң көчлеләрдән санала, – диде.
Яңа тренерның команда белән эшли башлавына бер ел тулган.
– Команда нинди? – дип сорыйм үзеннән.
– Бик тәртиплеләр, көчле рухлы, тырышлар.., – дип санап китте ул.
– Ә сез бигрәк тә нинди булырга өйрәтәсез?
– Һәрвакыт баш белән уйларга! Команда белән эшләргә дә эшләргә әле!
Малайлар камап алды. Арчаның 5нче гимназиясеннән Инсаф Гыймадиев, Балтачның Бөрбаш авылыннан Адел Корбангалиев, Мөндештән Дилүс Хөсәенов, Арчаның 1нче мәктәбеннән Мурат Шәмсетдинов...
– 4-5 яшьтән хоккейга йөрибез!
– Хоккейның нәрсәсе ошый?
– Гол кертү! Җиңү!
– Тренерыгыз нинди?
– Ул безгә өйрәтүе белән ошый! Таләпчән, әйбәт!
– Кайсыгыз гол кертте?
– Мин ике гол кертем!
– Мин дә икене!
– Ә мин берне!
Менә шулай, чын ир-егет-ләр хоккей уйный. Әти-
әниләренә рәхмәт, баланы кечкенәдән хоккейга йөртер өчен акча, вакыт һәм машина кирәк. Бакча яшеннән иртәнге сәгать 5тән торып, 7нче яртыга шөгыльләнергә йөргән малайлар болар. Хәтта Балтачтан килеп җитәләр! Ни дисең инде аларга – бары тик уңыш кына!
Румия Надршина