Яңалыклар

2012 елның 26 октябре, җомга
Яңалыклар
24 ОКТЯБРЬДӘ район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савылды, бу узган елның шул көнендәгедән 1,7 килограммга артык.

“КЫРЛАЙ” ширкәтендә уртача савым — 22,2, “Ак Барс-агро” ширкәтендә 21,8 килограмм.

ИҢ АЗ САВЫМ “Акчишмә”дә — 5,1 кг гына.

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАР бер көндә 44178 килограмм сөт сатты.

20 ОКТЯБРЬДӘ “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Форпост” дип аталган җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп оешмаларының беренче спартакиадасы үтте.
Ярышлар кызыклы узды. Биш төрдәге бәйгеләр буенча Арчаның 1нче номерлы мәктәбе җиңүче булды. 5нче гимназия — икенче, Апаз мәктәбе өченче урында.

2012 ЕЛНЫҢ 1 НОЯБРЕННӘН Арча үзәк район хастаханәсе 5 көнлек эш атнасына күчә. Шимбә көннәрендә амбулатор авыруларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтеләчәк, консультацияләр биреләчәк. Поликлиникада, балалар, хатын-кызлар консультацияләрендә, теш поликлиникасында 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр төшке ашсыз табиблар кабул итү үткәрәчәк. Стационар ашыгыч медицина ярдәме көн дә, тәүлек буе күрсәтеләчәк.


Арча район Советының финанс-бюджет мәсьәләләре, закончалык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышында “Арча муниципаль районының 2013 елга һәм планлы 2014 һәм 2015 елларга бюджет проекты турында” һәм “Арча муниципаль районының 2009–2012 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлеш йомгаклары һәм 2013–2016 елларга программаны раслау турында”гы мәсьәләләр каралды. Алар буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова чыгыш ясады.

Бизнес үзәк район эшмәкәрләренә шимбә һәм якшәмбедән тыш һәр көнне 9дан 14 сәгатькә кадәр консультатив ярдәм күрсәтә. “Прогресс” эшмәкәрләр союзы производство оешмасы өчен җир участоклары (Арча муниципаль районы эшмәкәрләренә), кызыксындырган темалар семинарына (законнар, салымнар, эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме, грантлар), җирле хакимият һәм оешма җитәкчеләре белән “сораулар һәм җаваплар” кичәләренә гаризалар кабул итә.
29 октябрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгында эшмәкәрләр берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар уздырыла.
Бизнес үзәккә юрист кирәк. Галактионов урамы, 27нче йорт (ишегалдыннан керәсе). 89272407873.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International