Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дәрәҗәле исем
2012 елның 26 октябре, җомга
Дәрәҗәле исем
Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү максатыннан Яңа Кенәр авыл китапханәсенә Туфан Миңнуллин исеме бирелде.
Китапханәдә балалар һәм өлкәннәр бүлеге, уку заллары бар. Барлыгы 35 меңгә якын китап санала. 1700дән артык китап укучылары бар. Аларга Суфия Газизова, Алсу Әсхәдуллина, Лилия Фәйзрахманова һәм Гөлшат Нәбиева хезмәт күрсәтә. Китапханә коллективы тормыш таләпләренә туры китереп, мәгълүмати технология-ләр кулланып эшли. Берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви чаралар оештырып, анда балалар бакчасы, лицей, интернат-мәктәп укучыларын да, өлкәннәрне дә тарта. Әлеге бөек исемгә бик лаек алар.
Яңа Кенәр мәдәният йортында Туфан ага истәлегенә китапханә хезмәткәрләре “Яшә җирдә эз калдырып” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Тамашачылар драматург, депутат, олы шәхес Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр карадылар. Кичәнең “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасыннан өзек белән башланып китүе үзе зур мәгънәгә ия. Моннан тыш “Авыл эте Акбай”, “Чакыру билеты” әсәрләреннән өзекләр дә тамашачы күңелендә җылы тәэсир калдырды. Үзешчәннәр белән бергә китапханә хезмәткәрләре үзләре дә уйнады.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Диләрә Иванова җитәкләгән бию төркемнәре малайлары һәм кызлары чыгышы, нәфис сүз остасы Иван Ивановның Туфан аганың юмористик хикәяләрен укуы, Марат Сәлахов, Раил Бакыев, Энҗе Хәбибуллина, Надил Шакирҗановның җырлары алкышларга күмелде.
— Шундый матур кичә оештыруыгыз өчен зур рәхмәт. Туфан Миңнуллин үзе дә монда, безнең янда утырган кебек булды, — диде соңыннан үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова. — Бүгенге чыгышыгыз сезнең эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлегегезне тагын бер кат раслады. Туфан ага Арча ягына кайтырга ярата, биредә иҗади байлык туплыйм, илһам алам, дия иде. Ул гади халыкны да бөек итте, аны әсәрләрендә сүрәтләде. Сезгә дә халыкка хезмәт итеп, рухи хәзинәне сакларга, авыл тарихын өйрәнергә, аны үсеп килүче яшь буынга түкми-чәчми җиткерергә кирәк.
Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр китапханәсе коллективына яңа уңышлар телик.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз