Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәр эшнең үз остасы
2012 елның 26 октябре, җомга
Һәр эшнең үз остасы
Практика үткәндә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән студентлар күп түгелдер. Моңа ирешү өчен берничә сәбәпнең бергә туры килүе кирәк. Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Ленар Шакиров безнең районның “Северный” хуҗалыгына кайтуы белән дә уңа.
Аның җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин кешеләр кадерен белә, мондый остаз белән эшләү үзе зур бәхет. Тырышып эшләгән кешедән бернәрсә дә кызганмый, җай чыкканда мактый, бүләкли, ярдәм итә.
Быел урак өстендә хуҗалык басуларында йөргәндә әлеге студент егетне бик мактаган иде ул. “Кырдан кайтып керми, кешеләр белән бик тиз уртак тел тапты, бар нәрсәне белергә тырыша, киләчәктә яхшы белгеч чыгар, үзебезгә баш агроном булып кайтыр дип өметләнәбез”, — дигән иде.
Уңдырышлы туфракка чәчелгән орлыклардан яхшы шытымнар чыга, алар мул уңыш бирә. Моны кешеләргә карата да нәкъ шулай дип әйтеп була. Яхшы белгечләр дә буш урында барлыкка килә алмый. Күптән түгел генә “Северный” хуҗалыгында үткән семинарда районның нәсел эше буенча белгече Җәмһәрия Зарифуллина Шекә фермасында ясалма орлыкландыру технигы булып эшләүче Хәмит Хәкимовны үз эшенең остасы дип мактады. Озак еллар шушы эшендә, аңа 330 сыер һәм таналар беркетелгән, быел 267 бозау (узган елгыдан 64кә артык) алган иде. Фермада бер генә үгез дә юк. “Шуңа күрә фермада авырулар да юк, — ди Җ.Зарифуллина. — Үгез авыру таратучы бит инде ул”.
Илдус фермасында ясалма орлыкландыру технигы булып эшләүче Равил Һадиев — югары белемле зоотехник. Аның да хезмәте мактауга лаеклы.
“Ак Барс-агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов үзен сыер савучы буларак яхшы яктан күрсәткән Зөлфия Миннеханованы ясалма орлыкландыру техниклары әзерләү курсларында укытып кайтара. Зөлфия хәзер Россия күләмендәге ярышларда җиңүләр яулый.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров әлеге семинар барышында терлекчеләр белән дә (рәсемдә), җитәкчеләр белән дә яшьләрне авылда калдыру, белгечләрне кызыксындыру юллары турында фикер алышты. Күп хуҗалыклар өчен мөһим проблема бу. Хәзер инде эш шартлары да күпкә уңай, югыйсә. Дәүләт тә бу юнәлештә төрле программалар тәкъдим итеп карый. Шуларның берсе — яшь гаиләләргә йортлар төзүдә ярдәм күрсәтү. Әйбәт программа, әмма йортны төзеп бетергәч эшләсәм ярый, эшләмәсәм ярый дип йөрүчеләр дә бар икән. Димәк, җаваплылыкны өстән алай ансат кына төшереп булмый торган юлларын эшләп бетерәсе бар.
Әле менә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” дигән грантлар бирүгә конкурс игълан итте. Грант 100 мең сум күләмендә билгеләнә, ул иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче белгечләргә биреләчәк. Моңа лаек кешеләр безнең районда да аз түгел.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз