Уйландыра, укыла торган хатларны без бик яратабыз. Газета укучылар бигрәк тә көтеп ала аларны.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Әле яңа гына Кәчедән Фоат Закировның нинди гыйбрәтле хатын газетабызга бастырдык. Дәвамы да бар. Автор авыллар язмышы өчен борчылып яза. Теманы өйрәнеп, эзләнеп, җирле материалларга таянып яза. Ә Гөберчәктән М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллинаның хатлары нинди?! Рәхәтләнеп укыйсың. Халидә язучы М. Мәһдиевның сыйныфташлары, авылның мөхтәрәм кешеләре белән очраша, аларны сөйләтә, яздырып ала һәм күңелендәгесен газета укучылар белән уртаклаша. Хәтта күрше районга да чыгып китә ул. Үзләре дә сизмәстән алар тарих яза.

Арчада яшәүче “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гариповның иҗади шәхесләр турындагы күләмле язмалары әледән-әле газетабызда басылып тора. Аларны укыгач, Арчадан нинди шәхесләр чыккан, дип исләрең китә. Язу ул иҗат, һәрдаим эзләнүләр, вакыт, сабыр-
лык һәм искиткеч зур тырышлык. Илһам чишмәләре саега гына күрмәсен, алар ургылып аксын. Безне тынычлыкта калдырмыйча, берсеннән-берсе эчтәлекле, кызыклы язмаларыгыз белән куандырып, уйландырып торыгыз!

Арча кешеләре турында Рәмзия Хәмидуллина да язарга ярата. Ул аларны белеп яза. “Бу кеше турында нәкъ шулай язарга кирәк иде”, – дия-дия без йотлыгып укыйбыз. Рәмзия ханым, тарих сезнең кешеләр турындагы язмалары-
гызны көтә, языгыз, иҗат итегез!

Безгә ара-тирә Арча станциясендә яшәүче, олы тормыш юлы үткән Абдулкасыйм Кадермәтов та хатлар юллый. Аның үз язу стиле. Вакыт-вакыт үткәннәргә кайтып ала. Тормышында очраган кызыклы, гыйбрәтле вакыйгаларга. Ә газета укучыларга шул гына кирәк: без мәхәббәт маҗараларын яратабыз, тормыш сабаклары бик кирәк. Касыйм абый, берүк язуыгызны туктата күрмәгез!

Безнең тагын бер тынгысыз җан – Чөмә- Елгадан Фирдия  Гафиятова бар әле. Яратабыз без аны. Безне бер дә тынычлыкта калдырмый ул. Авыл проблемалары белән яши. Почта килми, юл начар... Тормыш әнә шундый кешеләр белән бара. Аның язмаларында газета укучыны битараф калдырмый торган фикер бар. Фирдия апа, әле дә ярый безнең сез бар!

 Яңа Кенәрдән тагын бер тынгысыз җан – Габделбәр абый Сабиров та һәрдаим язып тора. Ул мәдәният йортында үткән чараларга битараф кала алмый. Башкалар белән дә уй-фикерләре белән уртаклаша. Шалтыратып та фикерләрен җиткерә. Рәхмәт Габделбәр абый, һәрвакыт шулай безнең актив хәбәрчебез булыгыз!

Газета укучы ул матбугаттан төрле яклап мәгълүмат алырга тиеш. Янгыннарны булдырмау, сәламәтлек, тәрбия, хокуклар белеме һ.б. – һәр өлкә матбугат аша халык белән элемтә урнаштырса яхшы. Белгечләр халыкка җиткерәсе сүзен газета трибунасыннан әйтә. Прокуратура, янгын часте хезмәткәрләре газета битләрендә еш чыгыш ясыйлар. Укытучылар, тәрбиячеләр дә актив язалар. Алар күбрәк үзләрендә үткән чаралар турында сөйлиләр. Ә безнең күбрәк бала тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга белем бирү турында педагог киңәшләрен ишетәсе килә.

Хөрмәтле газета укучылар, сездән хатлар көтәбез! Ә әйтер сүз һәрвакыт була ул.

 

Исегезгә төшерәбез: хатлар бүлегенең телефон номеры –

3-11-58, хатлар җибәрү өчен электрон почтабыз – arvestnik@yandex.ru.

Адрес: Арча шәһәре,

Банк урамы, 2а.

 

Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International