Республикада, шул исәптән безнең районда да, илкүләм проектлар тормышка ашырыла. Әлеге проектлар кысаларында яңа төзелешләр, төзекләндерү бара. Аларның үтәлешен депутатлар, республика, район җитәкчелеге күзәтеп тора һәм видео режимында киңәшмәләр үткәрелә. Яңа гына булып үткән видеоконференциядә илкүләм проектларның республикада ничек тормышка ашырылуы турында сөйләшенде.

2019 елның 29 ноябре, җомга

Киңәшмәне Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова алып барды. Видеокиңәшмәдә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.

Нигездә сүз илкүләм проект кысаларында быел төзелгән һәм төзеләчәк спорт корылмалары турында барды. Татарстан Республикасының спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов чыгыш ясады. Экраннан бар да ачык күренде. Нәтиҗәләр төрле иде: кайбер район, шәһәрләрдә спорт мәйданчыклары инде төзелеп беткән, ә кайберләрендә әле төзелеш башланып кына килә. Милли проектларның мондый темпта тормышка ашырылуына Татьяна Ларионова зур ризасызлык белдерде.

– Һәр спорт объектына депутат беркетелгән. Барлык ресурслар да 100 процентка бар. Көчне туплап, зур төгәллек белән эшләргә генә.

Ни өчен спорт мәйданчыклары төзелеше аксый – кайбер районнар хисап тотты.

 Безнең районда ГТО тапшыру өчен мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыгы төзелеше Арча “Казансу” паркында алып барыла. Иркен, уңайлы, тренажерлы мәйданчык булачак ул. Анда өстәл теннисы, баскетбол боҗрасы да урнаштырылачак. Моннан тыш “Казансу” паркында ял һәм сәламәтлекне ныгыту өчен күпме мөмкинлекләр бар! “Казансу” паркында булганнар моны яхшы белә. Заманча, бик матур парк ул хәзер. Анда йөрүләре үк күңелле! Бу очракта дәүләт безне кайгыртмый, дип һич тә әйтеп булмый.

Видеоконференциядә 2024 елда халыкның 55 проценты спорт белән шөгыльләнәчәк, дигән мәгълүмат та әйтелде. Мондый мөмкинлекләр тудырылып торганда җәяү йөрү, йөгерү, физик хәрәкәтләрдән читтә калып буламы соң?! Билгеле, юк. Җитмәсә, медицина хезмәткәрләре хәрәкәт җитми, күп чирләр мул һәм тәмле ашаудан, аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга, дип, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, “хәрәкәттә – бәрәкәт”кә  чакырып торалар.

Соңыннан Гөлнара Гарипова киңәшмәгә җыелган депутатларны, җаваплы белгечләрне илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләсенә җитди карарга, барлык көчне туплап, быел файдалануга тапшырыласы объект төзелешен тизләтергә һәм вакытында төгәлләргә чакырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International