23 ноябрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Илдус авылында яшәгән Саимә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

2019 елның 29 ноябре, җомга

Саимә апа Бөек Ватан сугышы елларында кырда, ындыр табагында эшли. Кул белән чәчү чәчәләр, тырмалыйлар, печән чабалар. Мари урманнарында утын кисә, Киров өлкәсендә торф чыгара. 1950 елда Мәскәү урамнарын чистартуда катнаша. Шунда вакытта Илдус  авылы егете Мөбарәк Мөхәммәтҗановка кияүгә чыга.

Биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларның исәннәре икәү генә инде. Хәзерге вакытта кызы Гөлира белән Биектауда яши.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International