Район Советы утырышы

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Район Советы утырышы
27 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш XXIII утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджет проекты турында”гы мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев, “Арча муниципаль районының 2009–2012 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программасының үтәлеш йомгаклары һәм 2013–2016 елларга программаны раслау турында” Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2000 елның 20 июлендәге 528 номерлы “Милиция участок инспекторларының эшчәнлегенең эффектлылыгын күтәрү һәм аларның социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар турында”гы карарының үтәлеше турында” РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев, “Арча муниципаль районының 2012 елның III кварталы йомгаклары буенча социаль-икътисадый үсеше турында” муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев, “Арча муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проекты турында” Арча район Советының хокук һәм законнарны системалау секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова чыгыш ясадылар.
Шулай ук Арча район Советының 2011 елның 28 октябрендәге 18 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турындагы положениегә, Арча район Советының 2010 елның 18 сентябрендәге 312 номерлы “Аерым эшчәнлек төрләре өчен бердәм керемгә бердәй салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды.
Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International