Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Саклаганы озаграк эшләр
2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Саклаганы озаграк эшләр
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын алу кимеде. Бу аның кыйммәт булуына һәм хуҗалыкларның финанс хәленә бәйле. Шулай ук 50х50 программасының тукталып торуы да бик зур йогынты ясады. 2011 елны районга 8 трактор, 8 комбайн, 5 азык җыю комбайны, 7 йөк машинасы, 4 җир эшкәртү җайланмасы, 4 чәчкеч кайткан иде. 2012 елда 9 трактор, 3 комбайн, 1 азык җыю комбайны, 1 йөк машинасы, 3 чәчкеч, 1 чәчү комплексы кайтты.
Техниканың файдалану срогын озынайту өчен аны дөрес итеп саклауга куярга кирәк. Бигрәк тә игътибарны саклануда озак тора торган техникага юнәлтергә. Мәсәлән, бөртекле культуралар суктыру комбайннары елга күп булса 1,5–2 ай эшлиләр, ә калган 10 аен тик торалар. Димәк, техниканың эшкә яраклылыгы аны дөрес итеп, таләпләргә туры килә торган итеп саклауга куюга бәйле. Бүгенге көндә районда техниканы саклауга кую эше тәмамлану алдында. Бу эш барлык хуҗалыкларда да башкарылды. Бигрәк тә “Ватан”, “Северный”, “Ак Барс-агро”, “Курса МТСы”нда оешканлык күрсәтәләр. Бу хуҗалыклар техниканы саклауга кую белән беррәттән машина-трактор паркында тәртип салуга да зур игътибар бирәләр. Кайчан гына барып керсәң дә, территорияләрдә тәртип, кирәк булмаган бер нәрсә дә күрмәссең.
Якындагы көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашында техниканы кышкы саклауга куюның торышы тикшереләчәк. Бу эш һәркайда җиренә җиткереп башкарылган дип ышанасы килә.
Саклауга кую белән бергә районыбыз хуҗалыкларында 2013 елгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Бу мәсьәләдә “Ак Барс-агро” ширкәтен аерым билгеләп үтәсе килә. Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен уңайлы яңа цех төзеп куйдылар. Бүгенге көндә бу цехта эш тулы көчкә оештырылган. Тырма ремонты инде тәмамлану алдында, чәчкечләрне ремонтлау башланды.
“Северный”, “Курса МТСы”, “Ватан” ширкәтләре дә көннәр җылы, озын вакытта ремонт эшләрен тулы көчкә алып баралар. Техника паркы бик мактанырлык булмаган хуҗалыкларга бу эшләрне инде беренчеләрдән булып башларга кирәк иде. Аларга кичекмәстән техниканы ремонтларга керешергә кирәк. Шулай эшләмәгәндә без ремонт эшләрен вакытында тәмамлый алмаячакбыз. Ә эш фронты шактый. Барысы 714 трактор, 120 комбайн, 51 азык җыю комбайны, 240 чәчкеч, 23 чәчү комплексы, 260 культиватор, 30 катнаш агрегат, 63 дискатор, 5884 тешле тырма, 62 дисклы тырма, 40 симәнә агулау машинасы һ.б. ремонты планлаштырылган.
Авылларда шактый кыен чор. Көзен юллар, гараж, ферма тирәсе аеруча начарлана. Суыклар башланганчы аларны тигезләтеп калдырырга кирәк, моның өчен күп чыгымнар да соралмый.
Илнар ГАЙНЕТДИНОВ,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең
механикалаштыру бүлеге консультанты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз