Катнашучылар арасында гүзәл затлар да читтә калмаган. Мөгаен, зиһенне арттыручы әлеге төр уенны кечкенәдән үз итәләрдер, дип уйлап, берсенә сүз каттым. Дөрес уйланылган икән, Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Әхәтова, чыннан да яшьтән шашка, шахмат уйнау остасы булган. Әлеге ярышка ул район Мәдәният йорты җитәкчелеге тәкъдиме белән килгән. “Әтием Фирдәвес шахмат уйнау остасы иде. Шашка, шахмат уеннары без үскәндә бик популяр иде. Үзбәк Яхин ул елларда ярышларны да еш оештырды, авылда күп кеше шахмат уйный иде. Мәктәптән соң минем мондый зур ярышларда беренче катнашуым. Ярышка берничә көн алдан әзерләнеп, өйдә иптәшем белән бергәләп уйнадык”, – ди ул.
Районда узган шашка-шахмат ярышын гел көтеп алучылар да бар. Мәсәлән, Кыснадан Мәһеди абый белән улы Зөлфәт Фәйзрахмановлар гел катнаша. Ярышларны оештыручы Сөләйман Галиуллиннан Мәһеди абый адресына мактау сүзләрен берничә тапкыр ишеткән бар. Алар икесе дә бу ярышларда “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы командасы булып көч сынашты. Мәһеди абыйның шахматка мәхәббәте кечкенәдән килә икән. Балаларына да әлеге үзе хикмәтле, зиһенне арттыра торган уенны өйрәтеп, аңа мәхәббәт тәрбияләп үстергән. Зөлфәткә беренче уңышы Ашытбаш мәктәбендә укыганда елмая: 5нче сыйныфта укыганда район күләмендә 2нче урын ала ул. Ә Мәһеди абый 1984 елда Кыснада узган ярышта 1нче урын алган булган. “Әти гомере буе хисапчы булып эшләде. Бәлки зиһен ягы аңардан күчкәндер. Тормыш иптәшем Кыснада башлангычларны укыта, ул да балаларны уйнарга өйрәтә. Кызым Зөһрә дә уйный. 4 яшьлек онык та инде шахмат уйныйм дип йөри”, – дип сөйләде ул. Димәк, Фәйзрахмановлар гаиләсенә “Шахмат җене кагылган”, дигән нәтиҗә ясарга була.
Әтиле-уллы гаилә белән генә түгел, кодалар да көч сынашты ярышта. Икесе бер командада, әлбәттә. Шулай да дус, тату булып, “Игенче” ширкәте командасын тиешле югарылыкта тотып, 2нче урынга лаек булды Габделнәфыйк Фәттахов белән Мидехәт Гайнетдинов. Алар инде район күләмендә билгеле, тәҗрибәле осталар.
Гомумән, ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, 1нче урынга Арча районының шашка-шахмат федерациясе командасы лаек булды. Команда составында уйнаган федерация рәисе Марсель Хәлилов белән Рамил Арсланов 29 очко җыюга иреште. 2нче урында, алда әйтелгәнчә, “Игенче” ширкәте командасы, 3нче урында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты шахматчылары Сөләйман Галиуллин һәм Таһир Сәмигуллин. Җиңүчеләргә күчмә кубок, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шашка-шахмат уенын үз итүчеләр гел ярыш кына көтеп яши. Инде бу ярыштан таралышканда ук оештыручы Сөләйман Галиуллиннан, киләсе ярышларның кайчан булачагы турында сорашучылар булды. Ә киләселәренә әзерләнергә әле вакыт бар.
Розалия Зиннәтова