Хәйрия чараларының ниндиләре генә юк! Бу юлы “Арча” спорт комплексына алты команда җыелды. Арчаның “Металл”, Шәрык мәчете, “Торнадо” (2003 елгылар), “Торнадо” (2005 елгылар), Әтнәнең “Затлы”, Теләченең “Ихлас” командалары ярышты. Һәр команда хәйрия исәбенә үз өлешен кертте. Теләгән кешегә сәдака салу өчен махсус әрҗә куелган иде.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина:

– Хәйрия акчасына күп балалы 12 гаиләгә азык-төлек һәм киемнәр  өләшеп чыгачакбыз. Бүген аларны бирегә, “Арча” спорт комплексына да чакырдык. Кафеда тәмләп тамак ялгап алгач, футбол да карарлар, дип дәштек. Узган ел хәйрия футболыннан кергән акчага азык-төлек өләшеп чыктык. Күчтәнәчләр бик күп булды. Төнгә кадәр өләшеп йөрдек.

Әлеге чараны оештыруда “Шәрык” территориаль үзидарәсе (ТҮ) рәисе Ринат Сафин, район мөхтәсибе Әмир Миңнемуллин, “Питомник” ТҮ рәисе Руслан Әһлиев тырышып йөрде. Футбол ярышы тантаналы шартларда башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов футболчыларны сәламләп, игелекле гамәлләренә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Әмир хәзрәт догалар укыгач, ярышлар хәерле сәгатьтә дәвам итте.

Күрше районнар Теләче белән Әтнәдән көчле командалар килгән иде. Гомумән, ярышта катнашкан алты команда да шәп уйнады. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Афәрин, Арчаның Шәрык мәчете футбол командасы дини футбол  командалары ярышларында да катнашмый калмый. Күрше районнарга да баралар һәм бүләкләр белән кайталар. Җәен Арчада үткән ярышта финалга чыгып, Теләче командасы белән 1нче, 2нче урыннар өчен уйнадылар. Нәтиҗәләр тигез булып, пенальтида гына теләчеләр өстен чыкты. Капкада гадәттә Булат Батыршин тора. Ул капкага очып килгән тупны бик оста эләктереп ала. Бу юлы алар өстенлекне башкаларга бирде.

2005 елгы яшүсмерләрнең футбол уйнаганын күрсәгез иде сез! Җитезләр! Тренерлары Ринат Насыйбуллин үзе уйнардай булып, кычкырып, өйрәтеп торды. Ялга туктагач, яннарына “Металл” командасы капкачысы  Тимур Слепенков йөгереп килде. Һәм үзенең киңәшләрен бирә башлады. Ә Тимур үзе бер! Капкада да тыныч кына басып тора алмый ул. Йөгереп уенга кушылып китә. Шушы ук командада уйнаучы, “Рубин” футбол клубында шөгыльләнүче Арча егетләре Адел Мөхәммәтҗанов белән Кәрим Хәкимов уенда осталык дәресе күрсәттеләр дисәк тә була. “Металл” командасы финалга үтеп, Теләченең “Ихлас” командасы белән уйнады. Безнекеләр теләчеләрне 7:1 исәбе белән җиңделәр.

Әтнәләр, хәлиткеч финалда уен башлангач, теләчеләр җиңәчәк дигәннәр иде, өметләре акланмады. Арчалар җиңде. Теләчеләр шулай ук матур уен күрсәттеләр.

Ярышта 3нче урынны алган әтнәләрнең хәлләрен сорашам.

 – Рәхмәт арчаларга, дәштеләр, килдек. Ә ниш-ләп әле Арчага футбол уйнарга килмәскә?! Үзе бер күңелле! – диде алар.

– Футболны, гомумән, спортны алга җибәрү өчен нәрсә кирәк?

– Район җитәкчелегеннән тора. Спортка игътибар бар икән – нәтиҗә дә була.

– Сезнең карашка, безнең Арча ничек?

– Арча бездән алданрак бара.

Соңыннан котлаулар булды. Күчмә кубок Арчаның “Металл” командасына эләкте. 2нче урын – Теләче командасына, 3 урын – Әтнә командасында. Рәхмәт футболчыларга, матур уен өчен һәм дә кылган игелекләренә рәхмәт!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International