1 декабрьдә Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум узды. Участок иртәнге 7дә беренче сайлаучыларын кабул итте.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Тәүге сайлаучы булып Лесхозда яшәүче Мансура Заһидуллина килде. Мансура апа һәр сайлауда беренчелекне бирми диярлек. Бу юлы да ул иртүк, авыл җирлегенең хезмәтенә канәгать булып, авылда башкарылган эшләр өчен рәхмәтен укып, тавышын биреп китте.

986нчы сайлау участогында 8 авылга 1234 тавыш бирүче бар. Һәр сайлаудагы кебек халык бу көнне дә актив булды. Гаиләләре белән килүчеләр дә шактый иде. Яшь буын вәкилләре дә халык бердәм булганда гына күләмле эшләр башкарып булганлыгын аңлап, әти-әниләре үрнәгендә референдумга битараф калмый.

Озак еллар мәктәптә укыткан Алия Степанова, инде тиздән 80 яшен тутырырга җыенса да, җәяүләп участокка тавыш бирергә килгән. 

 – Мин һәр сайлауга килеп тавышымны биреп китәм, – ди ул. – Үзара салым акчасына башкарылган эшләр күз алдында. Зират төзелеше, урам юллары өчен җитәкчелеккә бик рәхмәтле без. Елга бер генә бирелә торган 300 сум күп түгел, 500 сум җыйганда да үзебезнең уңай тормыш шартлары өчен дип бирдек. Халыкка уңайлы мондый программалар күбрәк булсын иде.

Референдумда 66 процент сайлаучы үз тавышын бирде. Җирлектә яшәүче гражданнар март аена кадәр 300 сум үзара салым акчасы түләячәк. Әлеге акчалар дәүләт программасы ярдәмендә бишләтә артып кайтып, җирлектәге авылларның яшәешен яхшырту өчен тотылачак.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International