Яшь географлар турниры.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Укучыларны география фәненнән интеллектуаль конкурсларга, ярышларга әзерләү, география фәненә кызыксыну уяту максатыннан, мәгариф һәм фән министрлыгының республикакүләм олимпиада үзәге Казан дәүләт федераль университеты белән берлектә,  инде менә 4 ел рәттән Республикакүләм яшь географлар турниры үткәрә. Бу турнирда республиканың барлык гомуми белем учрежденияләре катнашырга хокуклы.Турнирда укучылар команда белән һәм шәхси  катнашып, катлаулы проблемалы географик мәсьәләләрне чишү юлларын һәм алымнарын күрсәтәләр, фәнни дискуссиядә көч сынашалар.

        Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Арча 6нчы номерлы гомуми белем мәктәбе” укучылары «Азимут» командасы IV Республика яшь географлар турнирында катнашып, Арча районы данын яклады. Ике көн дәвамында барган географик ярышларда, 29 команда арасында,  лаеклы чыгыш ясап,  III дәрәҗә дипломга лаек булды. Команда җитәкчесе югары категорияле география укытучысы Хөсәенова Наҗия Гаптелфәрт кызы – элеге башлангыч дәвамлы булсын, укучыларыбыз география фәне буенча алган белемнәрен тормышта куллансалар иде дигән теләктә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International