2019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар да кайтты: Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Татарстан фәннәр академиясенең бүлек мөдире, тәрҗемәче; Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы – Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире; Ландыш Равил кызы Нәсыйхова – “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире. Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
Конференция “Зур иҗатның чишмә башы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес” юнәлешендә 7-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев турында истәлекләр белән уртаклаштылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” юнәлешендә 8-11 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев иҗатын өйрәнгән галимнәр эшчәнлеге белән таныштырдылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” юнәлешендә 7-11 класс укучылары М.Мәһдиев әсәрләрендәге туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрнең күп кенә язучыларның иҗатында чагылыш алуы турында сөйләделәр. “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 5-11 класс укучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы иҗатын үзләренең шигырьләрендә чагылдырдылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!
Э.Г.Мостафина