16 декабрьдән башлап «Арча» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогы яңа адрес буенча эшләячәк

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 16 декабреннән башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләре белән файдалану өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Арча ш.

Сибирский тракт ур., 22а («Татэнергосбыт " АҖ Арча офисы бинасы»)

 

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр төрле уңайлы ысул белән түләп була:

  • Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/);
  • "Россия почтасы" бүлекләрендә;
  • банкларның бүлекләрендә, мобиль онлайн-сервислар ярдәмендә.

 Исәпләү приборлары күрсәткечләрен алдагы ысуллар белән бирү каралган:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында hәр айның 15-еннән 25-нә кадәр;

- банкларга хезмәт күрсәтү офисларында квитанцияләр буенча түләгәндә, "Россия почтасы" бүлекләрендә агымдагы күрсәткечләрне ЕПДның өзек өлешенә кертергә кирәк;

- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, "АК БАРС", "Россия Саклык банкы" банкларының мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International