Спектакльне карарга клуб тутырып килгәннәр. Түбән Аты, Урта Аты, Түбән Сәрдә авыллары сәхнә осталарының бергәләп сәхнәләштергән җимешен күрәсе килә шул. Шуңа күрә тирә-яктагы авылларда яшәүчеләрнең дә килә алганы килергә тырышкан. Һәм спектакльне карарга насыйп булуына куанып бетә алмаганнардыр. Гәрчә, күңелләре тулып, кайбер урыннарда елап алсалар да, сәхнә әсәренең эчтәлеге, сәхнәгә куелышы, авыл артистларының ихластан уйнавы күңелләрдә рәхәт тә, бераз авыррак та хис калдырды. Спектакльне сәхнәләштерүдә Әтнә татар дәүләт драма театры артисткасы Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның өлеше әйтеп бетергесез. Кайнанасы, клуб мөдире Илсөя ханымга булышырга дип алынган Зөһрә спектакльне сәхнәгә чыгарганчы күп йокысыз төннәр кичергәндер.
– Спектакльдән гомумән канәгать калсам да, эшләнеп бетмәгән җире күп калды. 1 ай әзерләндек, тик тагын 2-3 атна җитеп бетмәде, – диде ул. – Узган ел спектакльдә уйнарга артык атлыгып торучы булмаган иде, быел “Мин дә уйныйм әле”, дип килүчеләр дә, “Их, мин дә уйнар идем, вакытым юк”, диючеләр дә күп булды. Үзләре теләп килүчеләр белән эшләве рәхәт.
Спектакльдәге күренешләр авторның туган авылы Сарай-Чокырчада бара. Сугыштан соңгы авыр еллар. Колхозның алма бакчасында хатын-кызлар алма җыя. Тол хатыннар, яшь кызлар... Саҗидәнең (Айзилә Горбатовская) ире Гариф (Ильмир Ихсанов) сугыштан кайтып өч ай торган да, шахтага эшкә чыгып киткән җиреннән юк булган. Шулай да өметен өзми Саҗидә, телендә гел Гарифы. Нәзирә (Энҗе Шакирова) белән Гөлфизәнең (Римма Габдрахманова) дә ире сугыштан кайтмаган... Ә Бибинур (Гүзәл Маликова) яшь әле, аның сөясе, сөеләсе килә торган чагы. Хатын-кызларның күңелен күреп, шаяртып йөрергә ярый әле Габбас бабай (Илдар Зарипов) бар. Колхоз рәисе Әхмәт (Зөлфәт Кадыйров) Гариф белән сугышның дәһшәтлесен узып кайткан фронтовик, тик хуҗа буларак та кешегә мәрхәмәтле рәис гаиләсендә җылылык тапмый. Хатыны, шәһәр кызы Зәлия (Зөһрә Мөхәммәтгалиева) гаилә җылысын саклап яши алмый, соңрак хәтта ике улы белән ирен калдырып авылдан ук китеп бара. Ә колхоз идарәсе сәркатибе Айзәрә (Эльвира Җәләлиева) Әхмәт абыйсының яшәешен белә. Мәктәп елларыннан ук гашыйк булган кызның Әхмәт абыйсын бер дә бәхетсез итеп күрәсе килми. Кавыша алар, ләкин кавышканчы сынауларның зурын узарга туры килә үзләренә.
Гарифны “сатлыкҗан” дигән яла ягып кулга алган булалар. Аның артыннан Саҗидә дә, “сатлыкҗан” хатынын эшләтеп ятучы рәис Әхмәт тә китә. Тик тикшерү органнарында Коля (Илшат Гыйниятуллин) Әхмәт белән Гарифның сугыштагы командирлары булып, аларга бераз вакыттан соң акланып ирекне күрү, Гарифка Саҗидәсе, Әхмәткә Айзәрәсе белән кавышу насыйп була. Шактый еллар узгач Зәлия дә кайта. Тик аңа инде бу йортта урын булмый...
Әхмәтнең сугышта күргәннәрен сөйләгәндә ирексездән күзләр яшьләнә, тамакка төер утыра. Тикшерүче Вәкил Сәйфулловичның (Инсаф Мөхәммәтгалиев) кыланмышлары, Коляның хезмәттәше Санекның (Рөстәм Каюмов) сүзсез генә халыкның яшәешен күзәтүе һәммәсе күңелдә үзенчә тәэсир калдыра.
Марсель Шәрәповның “Алма бакчасында” спектак-
ле конкурс тәмамланганчы берничә тапкыр куелыр әле. Чөнки ул районда узу-чы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән драма коллективларының район фестиваль-конкурсы буенча сәхнәләштерелде. Ноябрьдә район җирлегендә башланып киткән конкурс таләбе буенча якташ язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында илебез өчен көрәш, халкыбызның батырлыгын һәм авыл халкы тормышын сурәтләгән әсәрләрне сәхнәләштерү иде. Андый әсәрне һәркем яза алмавы көн кебек ачык. Чөнки авыр тема. Автор үзе дә шулай ди. “Бу темага алынганчы күп уйландым. Тик вакыты җитте ахры, беркөн язарга утыргач, илһам чишмәсе ургылып, тиз арада пьеса да туды, – дип сөйләде ул. – Гариф образының прототибы – әнинең абыйсы Вагыйз. Ул сугышта ротада оста йөгерешче булган, “Ботинкалар үзләре йөгерә иде”, – дип сөйләгән. Сугыштан соң 2-3 айдан Донбасс шахтасына чыгып китеп хәбәрсез югалган. Әби: “Исән булса кайтыр”, — дип көтсә дә, кайтмаган. Авылыбызда сугыш елларында, аннан соң да, чыннан да алма бакчасы булган. Пьесаны башта 15 минутлык сәхнә әсәре итеп кенә язмакчы идем, яза башлагач ургылып китте”.
Конкурс буенча әле спектакльләр 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Розалия Зиннәтова