Яңалыклар

2012 елның 2 ноябре, җомга
Яңалыклар
“Ак Барс-агро” үзешчән-нәре ТНВ каналында барган “Җырлыйк әле” тапшыруында беренче тапкыр гына түгел. Узган атнада әлеге сәхнәдә җырга оста терлекчеләре чыгыш ясады. Гөлия Гасыймуллина, Рания Газизова, Илнар Нәҗипов, Айрат Галиев, Рәшидә Гасыймова, Энҗе Нәгыймова, Гөлия Рәхиева, Илсур Галиәхмәтов, Фирзәнә Исхакованың матур итеп җырлаулары, Рамил Әхмәтҗановның тальян, баянда уйнавы соклану уятты.


“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Идарәче компания” ширкәте — 2000, Илдус Мөхәммәдиев (Түбән Курса) 1000 сум күчерде.

АРЧА ШӘҺӘРЕНЕҢ КӨНБАТЫШ ӨЛЕШЕНДӘГЕ МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ “Круг” фирмасы ширкәте — 25000, Надир Шәмсетдинов (Арча) — 1000, Ленар Гыйльфанов (Арча) 500 сум күчерде.

РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ районда эшче кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә, 2015 елга кадәр эшче кадрлар әзерләү программасы кабул ителде.
1 ноябрьдә Арча шәһәренең Вагыйзовлар урамында Арча гуманитар-техник техникумы ачылды. Ул эшче һөнәрләр (автомобиль ремонты слесарьлары, сантехниклар, электромонтерлар) һ.б. бүгенге көндә кирәкле белгечләр әзерләячәк.
Техникум ачылу тантанасыннан репортажны газетабызның киләсе санында укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International