Шулай дәвам итсен

2012 елның 2 ноябре, җомга
Шулай дәвам итсен
26 октябрьдә Ашытбаш мәдәният йортында Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган “Без иманлы сәфәрдә” дигән кичә булып узды. Анда мәктәп укучылары, авылның өлкән буын кешеләре чакырылган иде.
Кичә “Бисмилла” сүзе белән башланып китте. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин Корбан гаете белән котлады.
Авылыбызның имамы Рифат хәзрәт халыкка бик аңлаешлы итеп чыгыш ясады. Авылның мәчетендә дин сабаклары өйрәтүче мөгаллимә Зарифа апа балаларга дин-әхлак турында сөйләде. Мөслимә һәм Рауза апалар бик матур итеп мөнәҗәтләр укыдылар. Ә укучылар, “Әссәламегаләйкем”, “Туган тел” җырларын җырлап, татар халык биюләрен биеп, ана телебезгә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфларында дин тарихын укытучы мөгаллимә Нурисә Гайнетдинова өлкәннәребезнең чыгышларына һәм мәдәният хезмәткәрләренең эшләренә рәхмәтләрен җиткезеп, чыннан да мондый кичәләрнең яшь буын өчен кирәк икәнен әйтеп узды.
Мәдәният йортының фойесында чәй өстәлләре оештырылып, кичәдән соң барлык авыл халкы Радик Фәйзрахманов әзерләткән корбан итеннән авыз иттеләр, гает коймагы белән чәй эчтеләр. Авыл халкы, бик зур рәхмәтләрен әйтеп, Алла боерса, киләсе елларга да мондый саваплы, изге эшләрне оештырырга дигән теләк белән кайтып киттеләр.
Рауза АБДУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International