Үсеш бар, әмма канәгатьләнерлек түгел

2012 елның 2 ноябре, җомга
Үсеш бар, әмма канәгатьләнерлек түгел
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев район Советының 27 октябрендә үткән утырышында өченче квартал йомгаклары буенча районның социаль-икътисадый үсеше турында чыгыш ясады.
Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләре, гомумән алганда, начар түгел. Игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 24,1 центнер (тулай җыем 133,5 мең тонна), бәрәңгенең гектарыннан 195 центнер уңыш җыеп алынды. Кышлатуга җитәрлек терлек азыгы әзерләнде, бер шартлы терлеккә 26,4 центнер азык берәмлеге туры килә.
Терлекчелектә 9 айлык нәтиҗәләр елны уңышлы төгәлләүгә өмет бирә. Терлек-ләрнең баш саны арта бару куанычлы хәл, сөт һәм ит җитештерү үсеш ягында.
Шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны һәм продукция җитештерү буенча бераз үсеш бар. Соңгы 3–4 елда шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны исәбен алып бару яхшырды, исәпкә кермәгән мал-туар юк дип әйтергә була. Хәзер баш санын киметмик, дисәк, гаилә фермалары, “Эш башлаучы фермер” һ.б. программаларда аеруча актив катнашу таләп ителә.
Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыкларны саву аппаратлары белән тәэмин итүне төгәлләргә кирәк. Хәзерге вакытта 50 кешенең гаризасы бар.
Авылда эшләүче фермерлар, терлек асраучы гаиләләр булу авылның киләчәге барлыгын күрсәтә.
Авыл хуҗалыгында җитештерү буенча елдан-ел үсеш күзәтелсә дә, аның икътисады турында алай дип әйтеп булмый. Бу сатып алу бәяләренең түбән булуы, чыгымнарның арта баруы белән бәйле. Шул ук вакытта соңгы елларда авыл хуҗалыгында булган үзгәреш хуҗалыкларның артык эреләнүенә, оптималь идарә итү системасы бозылу, агрофирмаларның икътисадый мөмкинлекләрен исәпкә алмыйча алынган кредитлар аларның хәлен авырайтты. Нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакын арттыру һәм аны вакытында түләү мөмкинлекләре чикләнә, алар җирле салымнарны, пенсия фондына вакытында түли алмыйлар. Соңгы вакытта “Вамин-Татарстан” холдингы хуҗалыкларында хәл кискенләште. Бу үз чиратында район бюджеты үтәлешен куркыныч астына куйды. “Вамин” хуҗалыкларының гына район бюджетына 20 млн. сумнан артык шәхси затлар өчен салым буенча бурычы бар. Агрофирма җитәкчеләре беренче чиратта хезмәт хакын, пай җирләре, шәхси затлар өчен салымнарны түләп бетерергә бурычлылар.
Башка тармакларга килгәндә, “АСПК” акционерлык җәмгыяте, 20 млн. кирпеч җитештереп, узган ел белән чагыштырганда 20 процент үсешкә иреште. “Татавтодор” филиалы, “Арча КСМы”, “Энергосервис”, “Водоканал-Сервис” ширкәтләре шулай ук эшләрен шактый яхшыртуга ирештеләр.
Шул ук вакытта “Арча МСОсы” (узган елга карата 58 процент), сөт комбинаты (82 процент), “Шанс” ширкәте (64 процент) җитештерү күләмнәрен сизелерлек киметтеләр. Арча сәүдә идарәсенең кайбер оешмаларында сәүдә әйләнеше кимеде.
2012 елда уртача хезмәт хакын 12–15 процентка арттыру бурычы куелган иде. Район буенча үсеш 18 процент. Әмма моңа нигездә мәгариф системасы күрсәткечләре белән ирешелде. Ә башка тармакларда хезмәт хакы үсү ягында түгел. Арча сөт комбинаты, элеватор, “Арча АТПсы”, “Арча КСМы”, “Арча МСОсы”, “Шанс” ширкәте, Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгы 9 айга кимендә 6 процент үсеш бирергә дигән тәкъдимне дә үтәмәделәр. Ә инде минималь куллану бюджеты күрсәткеченнән дә азрак түләгән сәүдә оешмалары җитәкчеләрен бөтенләй аңлап булмый.
Быел 9 айда райондагы 16184 пенсионерга 1149 млн. сум пенсия түләнде. Уртача айлык пенсия күләме 7702 сум (былтыргыдан 11 процентка артык).
Районда эшмәкәрләр күп кебек. Республика буенча 1000 кешегә уртача 48 эшмәкәр туры килә, ә бездә 26 гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International