“Арча” спорт комплексында якшәмбе көнне үткән Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Җәүдәт Абдуллович Хәсәновны искә алу очрашуында Буа тренеры Юрий Пыркинга игътибар итми мөмкин түгел иде. Ул командасы уйнаганда “утка керде”, “суга төште”... Бу халәтне аңлатып булмый. “Безнең Җәүдәт Абдуллович та нәкъ шундый иде”, – диделәр. 2008–2009 елгы кызлар чүт еламый... Янәшәмдә утыр-ган элеккеге баскетболчы, Казанның 99нчы мәктәбе директоры Ольга Лукина: “Кызларга адреналин гына бу”, – дип шаккатырды. Шунда бер тренер: “Кызлар белән эшләве кыен, – диде. – Алар көйсез була, елак...” Ә Җәүдәт Абдуллович эшләде... Һәм ничек кенә әле! 1972 елдан башлап үзенең баскетбол командасы белән уңышка ирешкәннәре өчен бирелгән СССР, РСФСР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хатлары бихисап. Арча чемпионнары даны еракка китә.
1980–1984 елларда Арча педучилищесында укыганда баскетбол уйнаган Арчада яшәүче Гөлфирә Феоктистова: “Россия күләмендә безнең команда 1–2нче урыннарны ала иде. Мин Россиянең иң яхшы үзәктә уйнаучысы исеменә лаек булдым. Арча командасыннан өркеп торалар иде”, – дип сөйләде. “Ә мин Арча педагогия училищесында 1978–1982 елларда укыдым, – дип истәлекләре белән уртаклашты Казан кунагы Ольга Лукина. – Тренерга таләпчән булуына, туры сүзлелегенә үпкәләп, баскетбол дәресенә бармыйча да йөргәнем хәтеремдә. Аннан кереп кителде... Кая ул үпкәләү! Ул вакыттагы җиңүләр! Дуслашып, туганлашып беттек. Гаиләләр белән бүген дә аралашып торабыз. Искиткеч кешеләр...”
Җәүдәт Абдулловичка төрле хезмәт башкарырга туры килә. Җыр, музыка укытучысы, баскетбол тренеры, мәктәп директоры һ.б. Аның иң яраткан хезмәте – бас- кетболчылар әзерләү була. Хезмәтнең дә иң кыенын сайлаган. Очрашу барышында: “Тренерлык итүгә караганда баскетболны үзең уйнавың җиңелрәк”, – дигән сүзләрне дә ишеттек.
Очрашуда иң башта мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган бас- кетбол командалары уйнап, осталык дәресе күрсәтте. Аннан ярышка Буа командасы белән Казанның “Уникс” клубында шөгыльләнгән баскетболчылар керде. Уникслар җитезрәк булып чыкты. Икенче булып Арчаның “Пантера” командасы белән Кукмара командасы уйнады. Уеннар дәвам итте. Ярышлар кичке сәгать 6га кадәр барды. 1нче урынны “Уникс” командасы, 2нче – Арча, 3нче урынны Буа командасы алды.
Екатерина Андреевнадан җәмәгате Җәүдәт Абдуллович турында сорашам. “Кайда таныштыгыз? Нинди кеше иде...”
– Җәүдәт Абдуллович Тәтештә туып-үскән. Казанның педагогия институтының музыка бүлеген тәмамлый. Мин дә Казан педагогика институтында укыдым. Гомерем буе чит телдән укыттым. Мин дә, Җәүдәт тә баскетбол уйнады. Спортта таныштык. Бик чибәр шук егет иде. Кызлар да аны яратты. Ә тормышта ышанычлы иптәш, балаларга әйбәт әти, гаиләгә нык терәк булды. Байлык артыннан кумадык. Тыйнак яшәдек. 49 ел бергә булдык. Миңа аны югалту бик авыр...
Кайгы үтмәс күк тоела... Ә тормыш дәвам итә. “Арча” спорт комплексында нинди матур очрашу булды. Әйтерсең лә, җиргә шаулап яңгыр яуганнан соң ялтырап кояш чыкты. Нәкъ Җәүдәт Абдулловичның үзе кебек.
Румия Саттарова