Ике участокка да халык килеп торды. Гаилә белән дә, аерым-аерым да. Килә алмаган өлкәннәргә участоктан үзләре бардылар. Үзара салым акчасына нәрсәләр эшләнгән – халык белеп тора. Авыл җирендә барысы да күз алдында шул. “Урамнарга таш җәелде, кичен утлар яна, – дип сөйләде алар. –Кайбер урамнарга су кертәсе бар”. Кайберәүләр: “Яңа Кенәрдә күпме предприятиеләр ябылды. Авыл халкына эш юк. Авылдан яшьләр китә...”, – дип борчылып та сөйләделәр.
Авыл халкы референдумга битараф түгел иде. Алар яхшы белә: җыелган үзара салым акчасы, дәүләттән 4 тапкырга артып, үзләренә үк уңайлыклар булдыру өчен тотылачак. Шул ук вакытта транспорт өчен түләнгән салым акчалары, юлдагы штрафлар кая китә икән, дигән сорауны да күтәрүчеләр булды.
Кичен Яңа Кенәр авыл җирлеге бинасында урнашкан 656нчы участок рәисе Илмира Әхмәтова белән сөйләштек. Ул менә ниләр сөйләде:
– Безнең бу участокта Яңа Кенәр һәм Яңа Ашыт авыллары халкы тавыш бирә. Көндезге сәгать 3кә кадәр кеше шактый актив килде. Яшьләрнең, студентларның актив катнашуы куандыра. Яңа Кенәрнең иң өлкән кешесе 1916 елгы Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану апа Йосыпова кызы белән өйдә тавыш бирде. Көн тыныч үтте. Авыл халкы чараның мөһимлеген аңлый. Халыкка мәгълүматны җиткерүдә, аңлату эшләре алып баруда агитаторлар әйбәт эшләде, аларга бик зур рәхмәт.
Икенче көнне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов безгә шатлыклы хәбәр әйтте. “Яңа Кенәр авыл җирлегендә референдум үтте, – диде ул. – Яңа Кенәр авыл җирлегендә яшәгән халыкның (3340) 71,85 проценты референдумга килде. Шуның 86,8 проценты үзара салым җыюга риза булып “әйе” дип тавыш биргән.
– Узган ел үзара салым акчасы Яңа Кенәр авыл җирлеге буенча 1 млн 150550 сум җыелды, дәүләт 4 өлеш арттыргач, ул 5млн 752750 сум булды, – дип сүзне дәвам итте Рафаэль Фәхретдинов. – Җыелган акча зиратларга, янгын гидрантлары, мотопомпалар, юлларга һ.б. сарыф ителде. Бу турыда халыкка аңлатылды. Киләсе елда да 300 сум үзара салым акчасы җыячакбыз. Ул акчага авыл урамнары каралачак, Сөрдедә балалар мәйданчыгы эшләнәчәк.
Югарыда язып үткән Яңа Ашыттан 103 яшьлек Шәмсебану апаның референдумда соңгы тапкыр тавыш бирүе булган. Икенче көнне ул мәңгегә күзләрен йомган. Урыны җәннәттә булсын. “Урын өстендә яттымы икән, аның өчен кызы тавыш биргәнме?” – дип сораштым. “Кәефе әйбәт булган, – дип сөйләде участок рәисе Илмира Әхмәтова. – Әле ул өенә тавыш бирдертергә килүчеләрне каршы алып, озатып калган. Үзе тавыш биргән”.
Румия Надршина