Агымдагы елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 статьясының 2 өлеше) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе заказлы почта юлламасы белән почта аша чыгарылган көннән алып өч көн эчендә җибәрелә.
2014 елның октябрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелде (РФ КоАП 28.6 статьясының 3 өлеше), алар нигезендә карар нөсхәләре затка, әлеге затны идентификация һәм аутентификация бердәм системасында теркәү һәм әлеге затның ризалыгы булу шарты белән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Төбәк порталларын кулланып, электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы яңа сервистан автомобиль хуҗалары агымдагы елның августыннан файдалана ала. ЕСИАда (идентификация һәм аутентификация бердәм системасында) мәгълүматлар булган очракта хезмәт күрсәтү 2 минуттан да артык вакытны алмый.
Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы яки кыскача ЕСИА - ул Россия Федерациясендә дәүләт мәгълүмат системаларында булган мәгълүматка санкцияләнгән керүне тәэмин итә торган мәгълүмат системасы. ЕСИАны шартлы рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре кебек сайтларда электрон рәвештә авторизация бара торган "электрон паспорт" дип атарга мөмкин.
ЕСИАның стандарт хисап язмасын теркәү 2 төрле ысул белән мөмкин:
Беренчесе. Кеше үзе, өеннән чыкмыйча гына, gosuslugi.ru сайтында теркәлә яки, ЕСИА булмаганда карарларны электрон рәвештә алу хезмәтләрен рәсмиләштергәндә, система автомат рәвештә аны төзергә тәкъдим итә һәм алга таба логин һәм пароль уйлап табарга, шулай ук зур булмаган анкета тутырырга кирәк булачак.
Икенче ысул. Граждан республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Ике очракта да бары тик паспорт һәм СНИЛС кына кирәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре Порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә ЕСИА стандарт язмасын кулланып язылу да җитә.
Транспорт чаралары хуҗалары өчен уңайлылык түбәндәгедән гыйбарәт:
- шәхси вакытка экономия һәм карар күчермәсен алу өчен почта бүлегенә барырга кирәк булмау;
- хокук бозу турында төгәл мәгълүмат алу;
- карарны чыгарылган көнне алу;
- штрафны ташламалы вакыт эчендә түләү мөмкинлеге.
Шулай итеп, электрон рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен Татарстан Республикасы территориясендә бозуның автоматлаштырылган фото- һәм видеофиксациясе комплексларыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп чыгарылган штрафлар турындагы карарларны гына алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында бу эш түбәндәгечә башкарыла:
1. Язылу һәм административ хокук бозулар турында электрон карар алу өчен Сезгә ТР дәүләт хезмәтләре Порталына керергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/
2. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларны электрон рәвештә алуга язылуны рәсмиләштерү бүлеген табарга һәм шунда керергә (кызыл рамка белән бүленгән).
3. ЕСИА аша авторизация ясарга
4. Гариза формасын тутырырга
5. «Язылуны теркәргә»гә басарга