Янгыннарның иң күп өлеше халык яшәгән җирдә һәм еш кына төнлә була, кешеләр янгынны вакытында күрә һәм аны сүндерә алмыйлар, кызганычка каршы, янгын чыгулар кешеләр үлеменә дә китерә. Әлбәтта, районыбыздагы бу хәлләр безне борчый.
2018 елда 60 янгын чыкты, анда 3 кеше һәлак булды һәм 1 кеше зыян күрде. 2019 елның узган чорында инде 53 янгын булды, анда 3 кеше һәлак булды һәм 4 кеше зыян күрде. Күпфатирлы һәм шәхси торак йортларның күбесе янгынны вакытында сизәргә һәм хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган җайланмалар белән җиһазланмаган. Хөрмәтле райондашлар, үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге турында уйлавыгызны үтенәбез! Йортларыгызда янгын чыгу турында хәбәр итә торган автоном җайланмалар урнаштырырга киңәш итәбез. Әлеге җайланмалар янгын чыга башлаган вакытта төтенне сизә һәм, тавышлы сигнал биреп, Сезгә хәбәр итә. Шулай ук янгын сүндерү баллоннары сатып алырга тәкъдим итәбез, алар белән янгынны чыга башлаган вакытында сүндерергә мөмкин. Әлеге җайланмаларның бәясе янгын ясаган бәла-каза бәясе, бигрәк тә кеше гомере белән чагыштырырлык түгел. Әйдәгез, үз иминлегебез турында кайгыртыйк, үзебезне һәм мал-мөлкәтебезне саклыйк. Өстәмә консультация алу өчен сез районның бердәм диспетчерлык хезмәтенә 8(84366) 3-00-20 телефоны яисә район МЧСына 8(84366) 3-59-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.