Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалыклар
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Яңалыклар
2 ноябрьдә экстремизм һәм терроризмны бетерү максатыннан “Без халыклар дуслыгы өчен! Без җәбер-золымга каршы” исемле баш астында уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары да катнашты һәм аларның иҗади эшләре призлы урыннарга лаек булды.
“Үз җырым” номинациясендә 5Ж курс студенты Илшат Сәләхиев — беренче урын, 3Е курс студенты Миндияр Шәймәрдәнов (җитәкчесе — Р.Мөхетдинова) — икенче, “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә 3В курс студенты Ландыш Җәләева (җитәкчесе — Л.Хәсәнова) — икенче урын, “Журналистика һәм публицистика” номинациясендә 2А курс студенты Минзилә Шаһиәхмәтова (җитәкчеләре — Л.Аникина, И.Сәфәрова) — икенче урын яуладылар.
Арчадан Филсинә Мөбарәкшинага Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланырга туры килгән. Андагы тәртип, табибларның ихлас кайгыртулары өлкән яшьтәге кешене бик сөендергән. “Кайгыртучан мөнәсәбәт поликлиникадан ук башланды. Табиб Венер Гарифуллин сәламәтләнүемә өмет уятты, — ди ул. — Хирургия бүлеге мөдире Рамил Гыйлаҗев, гомумән, барлык хирурглар, шәфкать туташлары һәр көн кереп авыруларның хәлләрен белеп торалар, дәвалыйлар. Монда һәркемгә — олымы ул, кечеме — шундый караш. Изге эшләре үзләренә игелек булып кайтсын.”
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча “Форпост” мәктәп формированиеләре арасында беренче Спартакиада булды. Анда 21 мәктәптән 152 укучы катнашты. Кул көрәшендә икенче мәктәптән Айнур Нечаев, гомумфизик әзерлек буенча бишенче гимназиядән Алмаз Фазылҗанов, җиңел атлетика буенча бишенче гимназиядән Рөстәм Минһаҗев, турникта күтәрелүдән Апаз мәктәбе укучысы Салават Галәветдинов, аркан тартуда Яңа Кенәр лицее командасы беренче урыннарны алдылар. Командалар арасында 5 төр ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Арчаның 1нче номерлы мәктәбе беренчелекне яулады. Икенче — 5нче гимназия, өченче урында Апаз мәктәбе командалары.
Казан дәүләт техник университеты спорткомплексы базасында 1995–1999, 1997–1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча республика беренчелеге булды. Анда Арча педагогика көллияте, Өчиле, Яңа Кырлай, Курса-Почмак, Наласа, Лесхоз, Иске Чүриле мәктәпләре, Арчаның 7нче мәктәбе, Яңа Кенәр лицее спортчыларыннан тупланган Арча җыелма командасы катнашты. “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәнис Мөхәммәтшин кул астында тәрбияләнүче егет һәм кызлар республика ярышлары призерлары һәм чемпионнары булдылар. 80 килограммга кадәр үлчәүдә педагогика көллиятеннән Ильяс Сафиуллин чемпион исемен яулады, 70 килограммга кадәр үлчәүдә Өчиледән Рамилә Әхмәтҗанова беренче булды. Икенче урында Өчиледән Азат Фазлыев, Наласадан Фаяз Зарипов (тренеры Т.Лотфуллин), Иске Чүриледән Илшат Хәбибуллин, өченче урында Өчиледән Гөлгенә Мөхәммәтшина, Алсу Сафиуллина. Башка спортчылар да, яхшы чыгыш ясап, әзерлекле булуларын күрсәттеләр. 20шәр спортчы арасында шундый уңышка ирешү, 12 команда арасында (Казан, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдән килгән спортчыларның да катнашуын исәпкә алсак) Арча җыелма командасының 4 урынны алуы үзе үк мактауга лаек.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз