Табигать белән дуслыкта

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Табигать белән дуслыкта
Бер кешегә бер агач утыртыйк дигән өндәүләрне ишеткәндә мин Арча шәһәренең Көньяк урамында яшәүче Вәкил Сөнгатовны күз алдына китерәм.
Капка төбен әйткән дә юк, янәшәдә чүп җыеп ята торган елгачыкны да урманга әверелдерде ул. Аңа хатыны, балалары да бик булыша, бакчалары да исең китәрлек.
Быел Вәкилнең 1200 төп агач утыртуын ишеткәч, бигрәк тә күңелле булып китте. Мин үзем дә агач утыртырга яратам, аларга карап хозурланам.
— Билгеле, дуслар да булышты, — ди Вәкил. — Мин дүрт гектар ярым җир алган идем. Анда умарталык булдырырга исәп. Агачларны шунда утырттык.
Вәкил Сөнгатовның элеккеге “Сельхозтехника” территориясендә такта яру цехы бар. Шактый еллардан бирле уңышлы гына эшли. Арчада төзелгән күп катлы йортларда аның да өлеше бар. Сыйфатлы эшләгәнгә төзү оешмалары аңа заказны биреп кенә торалар. Аерым кешеләргә дә хезмәт күрсәтә, агачны ярып кына түгел, кирәк булса, эшкәртеп тә бирәләр. Күргәнебезчә, Вәкил кискән агач урынына яңаларын да күпләп утырта.
Вәкилнең әтисе Мөктәсим абыйны, әнисе Рәбига апаны да яхшы хәтерлим. Күпербашта икесе дә тырыш, абруйлы кешеләр иде.
Алма агачыннан ерак төшми, дигән сүзләр бу язмага бик тә туры килеп тора.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International