Йөрәккә уелып язылган

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Йөрәккә уелып язылган
30 октябрь — Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр күпме кешегә зыян салды, гаиләләрне җимерде, балаларны ятим калдырды, күпме күз яшьләре түктерде. Миллионнар бер гаепсезгә Сталин төрмәләрендә, лагерьларда газап чикте, аклануга өметен югалтып якты дөньядан китеп барды.
Районыбыздан гына да күпме зыялы, тәртипле, халык бәхете өчен тырышып эшләп йөргән кешеләрнең язмышы җимерелгән, тормышлары чәлпәрәмә килгән, нахакка рәнҗетелгән. Гаиләләре, балалары еллар буена “халык дошманы” баласы исемен күтәрде. Сәяси репрессия корбаннарының исемнәре акланды, әмма йөрәктән бу авыр җәрәхәтне тиз генә юып бетереп булмый шул. Искә төшерүләр бүген дә сыкранулар, күз яшьләре белән үтә.
— Әнине төрмәгә алып киткәндә миңа 9 ай гына булган. Миннән тыш тагын 4 баланың үзәге өзелеп калган, — ди Күкчә Бирәзәдә туып-үскән, хәзер Арчада яшәүче Әсфәндияр Вәлиев. — Әни 3 ел 7 ай утырып кайтты. Тик гомере генә озын булмады. 1952 елда машинага бәрелеп үлде. Ул чакта миңа 12 яшь иде.
— Ирем Нәкыйф Солтановның (ул үзе бүген килә алмады) әтисен төрмәгә алып киткәннәр, — дип сүзгә кушыла Роза апа. — Әнисе 4 бала белән утырып калган. Өйдәге бөтен әйберләрне җыеп алып чыгып киткәннәр. Балалар “халык дошманы баласы” дип кимсетелеп үскәннәр. Нәкыйф 35 яшендә сукыр калган. Хәзер аяклары авырта.
Арча станциясеннән Асия Шәрәфиева күз яшьләрен яшермәде, алардан оялмады да. Ул кичергәннәр тыңлаучыларны да тетрәндерде.
— Әтине алып киткәндә 2 айлык бала булып бишектә калганмын. Ул вакыт турында әни сөйләгәннәрдән генә беләм. Эштән кайтышына өйгә өч кеше килеп кергән. Әти әнигә: “Бала астыннан әйберләрне җый”, — дияргә генә өлгергән. Ә анда Коръән китабы булган. Мин гаиләдә бишенче төпчек бала. Әни авыру иде. Безне олы абый үстерде. Әни белән апа Ижауга әти янына төрмәгә барганнар. Тик әти үлгән булган. Сталин үлгәч, аның нахакка гаепләнүе турында язу һәм акча килде. Әмма безнең, балаларның, үзәгенә үтәргә өлгергән иде инде ачы хәсрәт. Урамга чыгу белән троцкичылар дип кыйнап кертәләр иде бит. Кайгыларыбыз моның белән генә бетмәде. Олы абыйның сугышта хәбәрсез югалуы турында хат килде, шәфкать туташы булып эшләгән апабыз 1947 елны эшкә киткән җиреннән эзсез юкка чыкты. Бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча әнинең акылы җиңеләйде.
— Әйе, бу кайгылар, борчу-хәсрәтләрне үз башыннан кичергән кеше генә яхшы аңлый, — диде очрашуга килгәннәргә мөрәҗәгать итеп халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов. — Исән калганнар хәзер районда 36 кеше генә. Аларның да күбесе урын өстендә. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә сезнең белән очрашып сөйләшү, фикерләрегезне белү, сорауларыгызга җавап бирү өчен җыелдык. Күчтәнәчебез дә бар үзегезгә.
Игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйча, якын итеп очрашуга чакырулары өчен күңелләре булды өлкәннәрнең. Ул көнне алар “Казан арты” тарих-этнография музее белән таныштылар, Арча үзәгендәге сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International