Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчада — яңа уку йорты
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Арчада — яңа уку йорты
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов безнең районда булганда урта мәктәпләрдәге автосыйныфлар эше белән аеруча кызыксынды: “Бик кирәкле эш дип саныйм мин моны, Актанышта башлык булып эшләгәндә безнең делегация сезнең тәҗрибәне өйрәнергә махсус барган иде”, — диде.
Кайчандыр бар иде инде андый сыйныфлар, аларда малайлар машина һәм тракторга өйрәнеп (кызларны чигүгә өйрәтәләр иде), мәктәпне тәмамлаганда һөнәрле булып чыктылар. Күбесе тора-бара менә дигән механизаторлар булдылар, яхшы алмаш әзерләп чыгара иде мәктәп. Вакыт әлеге сыйныфларны бетерүнең зур ялгышлык булганлыгын күрсәтте.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров инициативасы белән, республикада беренчеләрдән булып, безнең район мәктәпләрендә башта автосыйныфлар эшли башлады. Аннан соң аларны автотрактор сыйныфларына әверелдерү бурычы куелды. РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Ринат Алеев әлеге бурычны үзенә генә хас төгәллек белән тормышка да ашырды.
Бала мәктәпне тәмамлаганда тормышка әзер булырга тиеш! Алмас Әминовичның җитәкчеләргә, укытучыларга таләбе әнә шундый.
Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта үткән август киңәшмәсендә педагоглар алдына укучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү бурычын куйды. Чөнки бүген нәкъ менә шушы һөнәр ияләре бик кирәк һәм бу киләчәктә дә шулай булачак.
Безнең районда 2015 елга кадәр эшче кадрлар әзерләү буенча махсус программа кабул ителде. Ул укучыларның мәктәптән соңгы язмышын хәл итүдә мөһим роль уйнаячак.
1 ноябрьдә Арча шәһә-рендә Вагыйзовлар урамында гуманитар-техник техникум ачылу әлеге программаның эзлекле рәвештә тормышка ашырылуын күрсәтә.
— Бүген районның социаль-сәяси тормышында мөһим вакыйга — ул урта һөнәри мәгариф системасында яңа уку йорты — Арча гуманитар-техник техникумы ачылуга бәйләнгән, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова яңа уку йортын ачу тантанасында. — Без бу максатка бик озак һәм максатчан килдек — беренче чиратта районыбызның социаль-икътисадый үсешен һәм аның якындагы елларга үсеш перспективаларын исәпкә алдык. Район даими үсештә, торак, социаль һәм җитештерү объектлары төзү күләме елдан-ел арта, сәнәгать, кече һәм урта бизнес җитештерүе күләмнәре арта бара. Транспорт һәм юл комплексы үсештә, зур проектлар тормышка ашырыла.
Район үсеше, аның перспективалары яңа производство культурасына туры килә торган квалификацияле кадрлар булдыруга бәйле. Әлеге техникум ачылу эшче куллар җитмәү проблемасын хәл итүгә этәргеч булачак, бу районда һөнәри белемне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк.
— Техникум районның сәнәгать, төзелеш, агротехник тармаклары өчен кадрлар әзерләү урынына әверелер, аның алдына куелган бурычларны тормышка ашыру районның икътисадый һәм социаль үсешенә ярдәм итәр дип ышанам, — диде Надия Равилевна.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева яңа уку йортының эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Анда урта һөнәри белем программасы буенча 7 белгечлек (электр һәм электромеханик хезмәте күрсәтү һәм техник эксплуа-тацияләү, газ белән тәэмин итү системасын монтажлау һәм эксплуатацияләү, нефть һәм газ эшкәртү, икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча), табигать-хуҗалык комплексларын рациональ файдалану, социаль тәэмин итү хокукы һәм оештыру, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау), һөнәри әзерлек буенча 11 белгечлек (автомобиль ремонты буенча слесарь, слесарь-сантехник, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, сәүдә залы кассиры, контролер-кассир, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы, парикмахер, аш пешерүче, кондитер, тегүче, җитәкче сәркатибе) буенча өйрәтәчәкләр.
Техникумны тәмамлаучылар Казан югары уку йортларында кыскартылган программа буенча укый алачаклар.
Тантанада катнашкан академик, “Химик заводларны саклау” кафедрасы мөдире, Казан югары уку йортларыара яңа технологияләр үзәге директоры Алексей Махоткин, Казан милли тикшеренү технологик университетының Кыргыз филиалы директоры Максим Сучков Казан югары уку йортларыара яңа технологияләр үзәге директоры Леонид Остамин яңа уку йортының бүгенге көндәге әһәмиятен билгеләп үттеләр, андагы шартларга югары бәя бирделәр, уңышлар теләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз