Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төзелешне сентябрьдә төгәлләргә
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Төзелешне сентябрьдә төгәлләргә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 ноябрьдә видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә төзелеш, торакны сафка кертү, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре тикшерелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, Татарстан торакны файдалануга тапшыру буенча тугыз айда Россия буенча — өченче, Идел буе округында беренче урынга чыккан. Еллык задание 74,7 процентка үтәлгән, аны тулысынча үтәү өчен тагын 628,5 мең кв. метр торак тапшырырга кирәк.
Татарстан Республикасы премьер-министрының урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бурычларны ачыклады, терлекчелектәге эш йомгакларына анализ ясады.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталды. Безнең район буенча торак төзүнең еллык планы әлегә 73 процентка үтәлде. Президент та үз чыгышында төзү эшләрен киләчәктә сентябрьдә төгәлләргә кирәклеген искәрткән иде. Шулай булмаганда сыйфатны тәэмин итүе кыен, чыгымнар да күбрәк тотыла. Аннан соңгы айларда киләсе ел өчен нигез салып калдырырга.
Ноябрь аенда тапшырыласы йортлар бар, ветераннар өчен төзелә торган йортны да шушы айда тапшырачаклар. Көнбатыш өлешендәге күп катлы йортлар да әзерләнеп бетеп килә.
Киләсе елда 144 фатир төзү күздә тотыла, төзү буенча проблема юк, бары тик гаризалар булуы гына кирәк.
2013 елда социаль объектлар төзү һәм ремонтлау күләмнәре дә билгеле. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерү, мәктәпләрне, күп катлы йортларны ныклап төзекләндерү дәвам итәчәк.
Урыннардагы хуҗалык җитәкчеләре төзелеш, төзекләндерү мәсьәләләрендә үзләре башлап йөрергә тиеш. Сикертәндә, Симетбашта клублар төзеләчәк. Аларны төзергә булышабыз дип торган җитәкчеләр бар. Күптән түгел Урта Пошалымда балалар бакчасы ачылды, бар да әзерләп, эшләп бирелгән. Ә хуҗалык җитәкчесе ярдәм итү түгел, ачу тантанасына да килмәде.
Алмас Әминович авылда яшәүче яшь гаиләләргә торак төзүдә ярдәм мәсьәләсенә дә тукталды. Быел андый мөмкинлектән районда 15 гаилә файдаланды. Әлеге ярдәм күләме чикле, ул беренче чиратта ире дә, хатыны да хуҗалыкта эшләүче, төзелеш дәрәҗәсе югары булган хуҗалыкларга биреләчәк.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бурычлар — баш санын киметмәү, мул продукция алу. Орлык әзерләү өчен иң уңай вакыт, ашламалар туплап куярга. Хезмәт хаклары, пай җирләре өчен вакытында түләргә, кешене алдарга ярамый.
Ярминкәләрдә күңел җылысын биреп катнашырга, сүлпәнлек шунда ук күзгә ташлана ул.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 6 ноябрьдә Югары Божа авылындагы балалар бакчасын төзекләндерү буенча үткәргән планлаштыру вакытында да (рәсемдә) җитәкчеләрнең җаваплылыгы турында әйтеп үтте. Иң беренче бакча белән янәшәдәге ташландык территория игътибарны җәлеп итә. Анда шайтан таяклары арасында калган ике трансформатор ямьне алып утыра. Заманында искитмәле саналган кемпинг бинасы да мескен хәлдә калган, территориясен кәкре-бөкре өрәңгеләр баскан, тимер капкасы бер генә күгәндә калып асылынган, коймалар җимерек...
Район башлыгы кисәтү ясагач, болар рәткә салыныр, әмма аларны тәртиптә тотарга тиешле кешеләре бар, шәһәрдә мондый хәл булырга тиеш түгел.
Балалар бакчасы территориясенең торышын да ошатмады район башлыгы. Анда хуҗа кулы җитмәгәнлеге күренеп тора. Бинасы яңартылгач, аның территориясе дә балкып торырга тиеш.
Ә бинаны “Арча КСМы” осталары яңарта. Җылы, якты, матур бакча булачак ул. Алмас Әминович аны тагын да уңайлы итү буенча киңәшләрен дә бирде. “Газ мичләре балалар бакчаларында җәен дә эшләргә, җылы су килеп торырга тиеш”, — диде ул. Газ хезмәте җитәкчесе Ренат Гафуров лимит алганда моның хәл ителә торган мәсьәлә икәнлеген белдерде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз