Оештыра дигәне бәлки дөреслеккә дә туры килеп бетмәс, чөнки андый кичәләрне оештырып уздыруда Апаз авыл җирлеге, Мирҗәм клубы, җирлектәге мәктәпләр коллективлары нык тырышлык куя. Шушы көннәрдә дә шагыйрь туган авылы Мирҗәмдә шигырь бәйрәме уздырды.
Бу көнне Рифат әфәнде үзе сөйләде, шигырьләрен дә күбесен үзе укыды, кичәне дә үзе алып барды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килгән иде. Җырчы Дамир Гасыймов бәйрәмгә Арчадан ук килгән иде.
Арчадан килүче бер Дамир гына түгел икән, җырчы Рәсимә Нигъмәтуллина Рифат Җамал шигыренә үзе көй иҗат иткән, Мирҗәм авылына багышлап язылган җырны башкарырга махсус кайткан. Кичә шул җыр белән башланып китеп, шул җыр белән тәмамланды. Саубуллашыр алдыннан Рәсимә ханым белән клуб мөдире Мәрвәр Шакирова бергә башкарды аны. Мирҗәмнең гимны дип атый ул җырны авылдашлар. Алар Рифат атлы шагыйрьгә, ел саен шундый очрашулар оештырып, авылдашларны бергә җыйганга, ял мизгелләре бүләк иткәнгә рәхмәтле.
Рифат Җамалның күптән түгел “Өн” дип исемләнгән китабы дөнья күргән. Һәрвакыттагыча, бу китапта да аның, “кыскалыкта – осталык” дигән гыйбарәгә таянып язылган кыска шигырьләре урын алган. Шагыйрь 4, 5 яшьләрендә үк шигырь иҗат итү дигән дөнья ишеген ачып керсә дә, беренче иҗат җимешләрен укучы хөкеменә 43 яшендә генә җиткерә. Тормышта нахакка яла ягылып, хөсетлелек кебек явызлыклар арасында шактый җәфа чигәргә туры килсә дә, шигъри җаны аңа авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
“Кеше өлкәнәйгән саен туган ягына тартыла икән”, – ди ул күңел халәтен ачып. Кичәдә яңгыраган җырлар да, шигырьләр дә Рифат абыйның күңел халәтенә тәңгәл – һәммәсе авыл тормышына, туган якка багышланган.
Розалия Сафина