“Бәләкәч” бакчасы базасында урнашкан үзәктә бүгенге көндә 8 тәрбияче, педагог шөгыльләнә. Инде 6сы биредә эшләр өчен махсус камилләшеп, белемен арттырып кай-
тырга да өлгергән. Бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшь ярымнан 4 яшькә кадәрле 100гә якын бала бакчага чират көтеп торганлыктан, үзәккә балаларын алып килүче әти- әниләр 120гә җитә һәм нәниләр дә шулкадәр. Биредә балалары белән бергә әниләр дә уйный, җырлый, бии. Алар әнә шулай өйдә балаларны шөгыльләндерү, кызыксындыру өчен үзләренә тәҗрибә туплый. Тәрбиячеләрнең һәммәсе, тел буенчамы, математикамы, физкультура, психологмы һ.б. гомумән, һәммәсе шөгыльләрне уен ярдәмендә алып барып, балаларның кызыксынуын көчәйтә.
“Һәр күнегүне башта үзең эшләп карарга кирәк, юкса балаларга һәм әти- әниләргә тулысынча ачып бирә алмавың бар”, — ди физкультура тәрбиячесе Лилия Камалетдинова. Аз хәрәкәтләнү дигән замана чиреннән бераз булса да арындыру нияте белән, педагоглар хәрәкәткә корылган, шулай ук бармаклар ярдәмендә башкарыла торган уеннар уйнатырга тырыша. Шөгыльләр вакытында үзәккә кайткан заманча уен җиһазлары ярдәмгә килә.
Улы Рүзәлне бирегә йөртүче Алсу Нуриева тәрбияче-педагогларга бик рәхмәтле. “Мондый үзәк оешуга куанып туя алмыйбыз, улымның да барасы гына килеп тора. Әлегә бакчага йөрмәсә дә, яшьтәшләреннән калышмый, балалар үз яшенә тиешле һәр нәрсәне белә. Тәрбиячеләр бар көчләрен биреп, балаларны яратып эшләгәч, нәтиҗәсе дә күренә, үзәккә йөрүчеләрнең саны бик күп. Танышларым арасында да яратып йөрүчеләр аз түгел”, — ди ул. Әти- әниләр һәм балалар атнаның төрле көннәрендә төрле төркемнәрдә йөргәнгә, күплеге сизелми дә. Теләүче әти-әниләрне һәм нәниләрне әле дә кабул итәргә әзер үзәк. Андыйлар “Бәләкәч” балалар бакчасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала.
Семинардан тәрбиячеләрнең күбесе үзләрендә дә шундый җиһазлар-ярдәмлекләр булсын иде дигән хыял эчендә ак көнләшү белән кайтып киткәндер. Грантларга килгәндә, Наилә Сәмиева командасы моның белән генә тукталып калмас. Чөнки аларга гел эзләнү, яңалык булдыру хас.
Розалия Зиннәтова