Коррупция дигән сүзнең татарчасын табып булмый. Ришвәт дияр идең, аның әллә нинди төрләре бар. Арчаның 5нче гимназиясендә түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә сүз шул турыда барды.

2019 елның 13 декабре, җомга

Зур актлар залына югары сыйныф укучылары җыелды. Тарих укытучысы Гөлнара Әхмәтханова түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүгә прокуратура, суд, полиция вәкилләрен дә чакырган иде. Коррупция темасына багышланган сөйләшү кызык-
лы оештырылган иде. Укучылар коррупция, аның төрләре, кешенең язмышы, җәмгыять өчен нинди куркыныч тудырганы турында сөйләделәр. Экраннан күрсәтелгән видеофильм бигрәк тә тәэсирле булды. Юл-транспорт иминлеге сагында торучы руль артындагы салмыш ирдән акча ала да җибәрә. Бераздан әлеге ир юл һәлакәте китереп чыгара. Кеше гомере өзелә. Ә ул харап булган хатын ришвәт алган ирнең якыны булып чыга... Ярый әле бу хәл видеофильмда гына. Ә бит тормышта да шулай булырга бик мөмкин.

Видеофильмны яшүсмерләр тетрәнеп карады. Юлда сакта торучының гамәле эш урыныннан явызларча файдалануга керә, дип фикер йөртте алар.

Коррупцияне төрле яклап карадылар. Фикер алышулар җанлы барды. Нәрсә ул коррупция? Сәбәпләре нидә? Җаваплар төрле иде. Аз хезмәт хакы, эш урыныннан явызларча файдалану, нәфсе, намуссызлык, ансат кына баерга теләү, ялган юл белән максатка ирешү һ.б.

Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмов чыгышында коррупция күренешләре районда һәм күрше-тирә районнарда да барлыгы турында сөйләде. Күрше районнарның берсендә медицина хезмәткәре инвалидлыкны рәсмиләштерү буенча, ялган нәтиҗәләр язып, шыпырт кына хезмәт күрсәтүе ачыкланган. Безнең районнан да бу хезмәттән файдаланучылар бар. Ә суммасы аз түгел, нинди хезмәт күрсәтүенә карап, 100 мең сум, 200 мең сум, 400 мең сум...

Аудиториягә сорау куелды: ничек коррупциягә каршы көрәшергә? Бу сорауга төрле яклап якын килделәр. Тормыш хәлен яхшыртырга, хезмәт хакын күтәрергә, коррупция турында матбугатта еш язып торырга һ.б. Җаваплар шундыйрак иде. Ә тормыш хәле яхшылар, нишләп ришвәтчелеккә кереп китәләр? Аларга һаман җитми, җитми... Гади халыкта нәфрәт тудыра торган күренеш. Сәбәбе нидә? Әлбәттә, нәфседә. Берәү интегә, тормышның очын очка ялгап бара, ә икенче берәү нәфсесен тыя алмый. “Ярамый!” дигән нәрсәне ныклап башка сеңдерергә кирәк инде монда. Әйтәләр бит, аз да җитә, күп тә бетә, дип.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү әнә шулай сорау-җаваплар, фикер алышулар белән барды. Район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов, район судыннан судья ярдәмчесе Ләйсән Шәйдуллина шулай ук аудитория белән җанлы сөйләшү алып бардылар.

Уйландыра торган очрашу булды ул. Соңыннан җыелып, истәлеккә фотога төштеләр.

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International