“Бик күңелле, бик рәхәт, бик бәхетле яшәдем...” дип башлады сүзен хезмәт ветераны Наҗия Вәгыйзова. 10 декабрьдә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте ул. Юбилярыбызны Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәре Гөлнара Фәйзрахманова котлады. Шатлыгыннан мөлдерәп торган күзләр, җылы караш, хезмәтнең агын да, карасын да күргән нәфис куллар, дулкынланудан бераз калтыранган ягымлы тавыш – Наҗия ханымның бөтен күңел халәтен ачып бирде. Гөлнара Фидаилевна Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләме тапшырган вакытта елап ук җибәрде ул.

2019 елның 13 декабре, җомга

Наҗия Ибраһим кызы Чистай районында туып-үсә. Әти-әнисе Ибраһим һәм Гәйшә Үзбәкстанда кавышып, сугыштан соң Татарстанга күчеп кайталар. Башта мәктәптә, аннан техникумда белем алган кыз, хисапчы булып эшкә урнаша. 1960 елда кияүгә чыга. Озакламый кызлары Рәисә дөньяга килә. Тик тормыш иптәше генә бик иртә бакыйлыкка күчә. Тумыштан 2 төркем инвалид булган кызын берүзе тәрбияләп үстерә. 2008 елда алар Арчага күчеп кайталар. Биредә аларны туганы Гөлфирә апа сыендыра. Бүген дә шушы олы йөрәкле ханым янында кызы белән яши Наҗия апа. Бу йортның капкасын ачуга безне чиста-пөхтә ишегалды каршылады. Ә өй эчендәге уңайлык, җылы караш күңелгә рәхәтлек бирде. “Хәзер инде иң мөһиме – саулык һәм күңел тынычлыгы, яшәләсе яшәлде”, – дип елмайды Наҗия ханым. Булганына шөкер итә, үткәнен сагынып искә ала, киләчәккә өмет белән карый ул. 100 яшеңне дә каршы алырга язсын, Наҗия апа!

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International