Инвалидлар да тулы хокуклы, кайбер таза-сау кешеләр белән чагыштырганда энергияләре ташып торган, яшәү, иҗат итү белән янып яшәгән кешеләр. Аларның спорттагы уңышларын, сәхнәдәге чыгышларын күреп сокланырлык. Бервакыт мөмкинлекләре чикле бер төркем яшьләр авыл яшьләре белән очрашты. Чарага нинди уйлар белән килгән булгандыр авыл яшьләре, әмма алар өчен үрнәк алырлык урыннар күп иде. Шуңа инвалидлар дигән сүзне куллану дөрес тә түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләр дию кулайрак.

2019 елның 13 декабре, җомга

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге булып узды. Ул өлкәннәр концерты белән башланып китте. “Без, адәм балаларына, һәрвакыт нидер җитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Сәламәтлек су өстендәге көймә кебек чайкала башлагач кына уйга калабыз. Сәламәтлекнең зур байлык булуына инанабыз. Кызганыч, аякка басу белән тагын алга чабабыз. Янәшәбездәге дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз да калмый. Һәр кешенең яшисе, яшьнисе килә. Бу бәйрәм язмыш тарафыннан кимсетелсә дә, сынмаган, сыгылмаган, горур атлый белгән гаҗәеп көчле кешеләргә багышлана”. Алып баручының бу сүзләре дөньяга, кешеләргә карашны үзгәртергә өндәде, чынбарлыкка алып кайтты. 

Ул көнне концерт та менә шундый кешеләргә багышланды. Мөмкинлекләре чиклеләр үзләре дә чыгыш ясады, һәрберсенең – Шушмабаштан Айрат Хәйруллин, Арчадан Фәрхат Зыятов, Илгизәр Хөсәенов чыгышлары көчле алкышлар яулады.

Әнә шундый матур нотада башланып киткән ункөнлек чараларга бай булды. Арча китапханәләр системасының беренче номерлы филиалы мөдире Любовь Кап-
ралова җибәргән хәбәргә күз салам. “Мөмкинлекләре чиклеләр ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар оештырдык. Ул Арчаның дүртенче мәктәбендә “Изге булу өчен...” дигән изгелек дәресе белән башланып китте. Китап күргәзмәләре оештырылды. Китап- ханәчеләребез Зилә Сөнгатуллинаның өендә булдылар. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булуга карамастан, Зилә бик актив, бочче белән шөгыльләнә, җиңүләр яулый. Без аның уңышлары белән горурланабыз. “Әкияттә кунакта” дигән әдәби чара “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен иде”, – дип яза ул.

Арча үзәк китапханәсендә Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары белән түгәрәк өстәл артында очрашу оештырылды. Әти-әниләр җитәкчеләргә үзләрен кызыксын-
дырган сорауларны бирә алдылар, балаларның ялларын файдалы оештыру буенча фикерләрен дә җиткерделәр.

Арча Укучылар сараенда өлкәннәр һәм яшьләр арасында бочче буенча ярыш булды. Ул дустанә мөнәсәбәттә үткәрелсә дә, ярыш киеренке барды. Нәтиҗәдә, яшьләр командасы җиңеп чыкты. Очрашу өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

Бочче буенча республика ачык ярышлары да Арча Укучылар сараенда узды. Анда Казаннан, Яшел Үзәннән, Балтачтан һәм Яр Чаллыдан да спортчылар катнашты. Ярышларда Арча районыннан Тимур Рәхмәтуллин, Рамил Шәрәфетдинов, Ралинә Шакирова, Зәринә Әсхиева, Зилә Сөнгатуллина, Ранис Сәгъ-
дуллин, Айрат Низамов, Арсений Фәйзуллин көч сынашты. Тренерлары – Фәрит Минхәиров. Безнекеләрдән Арсений, Тимур, Рамил, Айрат – беренче,  Зәринә, Ранис – икенче, Ралинә һәм Зилә өченче урыннарны яуладылар.

Арчадагы инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йорты ишеге бу көннәрдә ябылып тормады. Күңеле изгелектә булган һәр кеше анда яшәүчеләрнең хәлләрен белде, аларга кечкенә генә булса да йөрәк җылысын бирергә, ярдәмен күрсәтергә, күңелләрен күрергә тырышты.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, халык театрлары үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес, республикада беренче булып Ленин образын иҗат иткән артист Камил Саттаров хәзерге вакытта инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йортында тәрбияләнә. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары аның янына барып, туган көне белән котладылар, Илдус Хәбибуллин белән Динар Бариев ул яраткан “Рамай” җырын башкардылар. “Моннан 60 ел элек 24 яшемдә иң беренче булып сәхнәдә Рамай ролен мин башкардым”, – диде Камил Саттаров үзен зурлауларына күңеле булып һәм рәхмәт йөзеннән үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.

Шул ук көнне бирегә блогерлар ассоциациясеннән һәм “Татарстан” журналыннан да килгәннәр иде.

Саный китсәң, мондый чараларның – очрашулар, осталык дәресләре, әдәби кичәләр – исәбе булмас иде. Кайсы мәдәният учреждениесе бу ункөнлектән читтә калды икән. Мөгаен, юктыр. Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары белән танышырга, шул ук вакытта алар арасында талантларны барларга да мөмкинлек бирә.

10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик-леләр ункөнлеген ябу тантанасы булды. Бу юлы сүз яшьләргә һәм укучыларга бирелде. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе үзе генә дә ун чыгыш алып килгән иде. Алкышлар бу көнне яшь артистлар хөрмәтенә яңгырады. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аларга олы рәхмәтен белдерде, һәрвакыт шулай көчле рухлы булып калуларын, тормышны яратуларын теләде. Концертта катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International