Бүген булганнар иртәгә тарих инде, дип тә әйтәләр. Ә тарихны музейларда кадерләп саклыйлар. Үткәнебезне бүгенге белән чагыштыру, аның кадерен белү, гыйбрәт алу өчен музейларга ешрак керергә кирәк безгә.
Шушы көннәрдә генә шәһәребездәге “Казан арты” тарих-этнография музееның ачылуына 10 ел тулуны билгеләп үттеләр. Зур срок булмаса да, бу инде шулай ук тарих. Аны ачуда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, башка күренекле шәхесләр катнашты.
Музейның беренче директоры Илһам Низаметдинов, аннан соң директор булган Альберт Җамалиев, хәзерге директоры Радик Яруллин, директор урынбасары Шәфигулла Гарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев, музей хезмәткәре Ирина Синичкина һ.б. истәлекләре белән уртаклаштылар, әлеге музейның районның горурлыгы булуы турында әйтеп үттеләр, аның эшчәнлеген тагын да камилләштерү буенча теләкләрен җиткерделәр.
Музейны төзүдә районның ул вакыттагы башлыгы Алмас Назиров башлап йөрүче булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең ул вакыттагы урынбасары Надия Мифтахетдинова, шулай ук Ренат Гаделшин, Ренат Фазлыәхмәтовның музейга экспонатлар туплауга зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.
– Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре, М.Мәһдиев музее, “Әлифба” музее филиаллары эшли, – ди директор Р.Яруллин. – Күргәзмә, конференция заллары, фонд саклагыч бар.
Музейдагы бүлекләрнең исемнәренә генә дә күпме тарих сыйган: “Борынгы Арча”, “Арча базары”, “Хан диваны”, “Арча кенәзләре”, “Арча даругасы”, “Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре”, “Арча кирмәне”, “Татар крестьянының хуҗалыгы”, “Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында” һ.б. Биредә революциягә кадәрге татар басма һәм кулъязма китапларын, Алтын Урда дәвере акчаларын, археология, этнография әйберләрен күрергә мөмкин.
Музей хезмәткәрләре район буенча төрле экспедицияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, төрле мәдәни чаралар уздыралар, ТАССРның 100 еллыгына, районның 90 еллыгына багышланган фотокүргәзмәләре, башка чаралары игътибарга лаеклы.
Ильяс Фәттахов