13-15 декабрьдә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда инде традиционга әйләнгән, 2002-2004 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар, 2008-2011 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча XII Бөтенроссия турниры узды. Татарстан җыелма командасы составында безнең Арча спортчылары да (тренеры Газинур Борханов) чыгыш ясады. Безнең егетләрнең нәтиҗәләре шундый:
«Пумсе» категориясе - Галимов Әмирхан – 1 урын;
Хәбибуллин Әмир – 2 урын;
Габдрахманов Инсаф – 3 урын;
Шәвәлиева Ралия – 3 урын;
Шәвәлиева Ралина-3 урын.
«Спарринг» категориясендә Закиров Алмаз өченче урынны алды, ярымфиналда бер очко белән генә Екатеринбургтан «Россия Кубогы» призеры Михеев Юрийга оттырды, ә ике тапкыр Россия чемпионы Штыльков Петр җиңүче булды.