Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
2 ноябрьдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров алып барды.
“Утырышта Татарстан Республикасы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Советның 2012 елның 20 октябрендәге утырышы беркетмәсен тикшерү һәм анализлау, “Арча муниципаль районы гомуми белем мәктәпләре 9–11 сыйныф укучылары ата-аналарының анкеталарга җавапларын тикшерү һәм анализлау”, “Арча муниципаль район бюджеты акчаларын файдалануга һәм муниципаль милекне нәтиҗә-ле файдалану һәм идарә итүгә контрольне камилләштерү һәм көчәйтү”, “Арча муниципаль районында 2007 елның 21 июлендәге “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында”гы 185нче номерлы Федераль законның үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 2012–2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы программасын тормышка ашыру турында”гы мәсьәләләр каралды.
Беренче көн тәртибе буенча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Советның 2012 елның 20 октябрендәге утырышы беркетмәсе белән таныштырды, Татарстан Республикасы Президенты күтәргән мәсьәләләрнең әһәмиятле һәм мөһим булуын билгеләп үтте. Катнашучыларның барысын да Президент куйган бурычларны үтәү өчен бөтен көчне куярга чакырды, җаваплы кешеләргә тиешле чаралар күрүне йөкләде һәм билгеләнгән срокларда мәгълүмат әзерләргә кушты.
Икенче көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Арча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин чыгыш ясады.
Быел октябрь аенда район башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә гомумбелем учреждениеләренең 9–11 сыйныфлар укучыларының ата-аналары арасында “Коррупция” темасына анкеталау үткәрелгән иде.
Анкеталау ата-аналар җыелышлары вакытында исем күрсәтелми уздырылды. Барысы 1192 ата-ана катнашты. Анкеталарны анализлау күрсәткәнчә, мәктәпләрдә коррупциягә каршы тору буенча хәл, гомумән алганда, канәгатьләнерлек. Мәсәлән, “Сезнең балагыз укыган мәктәптә Сез үзегез коррупция күренеше белән очраштыгызмы?” дигән сорауга 100 процент респондентлар “Юк” дип җавап бирде, ә “Сезнең балагыз укыган мәктәптә мәктәп яки сыйныф ихтыяҗлары өчен акча җыю бармы?” дигән сорауга респондентларның 91,6 проценты тискәре, ягъни 8,3 проценты уңай җавап бирде. Анкеталардан күренгәнчә, ата-аналардан баланы ашату, экскурсия, мәктәп яки сыйныфны ремонтлау өчен акча җыялар. Күргәнебезчә, мәктәпләрдә ата-аналардан, күп булмаса да, акча җыю практикасы яшәп килә.
Мәктәп яки сыйныфларны ремонтлау өчен ата-аналардан акча җыярга ярамый. Мәгариф идарәсенә бу юнәлештә эшне һәм контрольне көчәйтергә, укучыларда һәм ата-аналарда коррупциягә каршы торуга карашны формалаштыру һәм коррупциягә тискәре караш тәрбияләү буенча эшне формалаштырырга кирәк.
Өченче мәсьәлә буенча контроль-хисап палатасы рәисе Рәмзия Хәбибуллина, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров, дүртенче мәсьәлә буенча район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов, бишенче мәсьәлә буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева чыгыш ясадылар.
Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз