Менә шулай, имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк, әмма сак булуың хәерле.

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

4нче сыйныфта укыган малай мәктәптән кайткач: “Әни, смартфоннан видеосын карадык, бер малай нәрсәдер суырган да аңгырайган. 7нче мәктәптән, дип әйтәләр. Ә кайда ул мәктәп?” – дип шау итте. Аңлатырга туры килде. “Улым, – мин әйтәм. – Ул хәл безнең районда түгел. Кайдадыр еракта. Һәм ул ялган да булырга бик мөмкин. Андый видеоларга бик ышанып бетмәскә кирәк”.

Узган җомгада социаль челтәрләрдә Арчаның 7нче мәктәбендә укучыларга никотинлы СНЮС таратылу турында имеш-мимешләр чыкты. Моңа видеоязма сәбәпче булды. Без бу турыда Арчаның 7нче мәктәбе директоры Ирек Исмәгыйлев белән сөйләштек. 

– Әйе, узган атнада мондый хәвефле хәбәр яшен тизлеге белән таралды, – дип сөйләде Ирек Исмәгыйлев. – Безнең өчен дә бу көтелмәгән хәл иде. Видеоязманы карагач кына җиңел сулап куйдык. Андый бала бездә укымый. Соңрак билгеле булганча, әлеге видео безнең мәктәптә түгел, районда, хәтта Татарстанда да түгел, ә Россиянең башка төбәгендә төшерелгән булып чыкты.  Мондый аянычлы хәл булмасын өчен хәзерге вакытта без балалар һәм ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барабыз.

Без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмовка да мөрәҗәгать иттек.

– Дөрестән дә, ул видеоязма безнең районга, хәтта республикага кагылмый. Андый видеоязмаларга ышанып бетмәскә кирәк, – дип сөйләде Рәис Фәридович. – СНЮС ул тәмәкенең бер төре, гадәттә ул вакланган, дымлырак хәлдә була. Аның төтене юк.

– Ул кибетләрдә, кафеларда ирекле рәвештә сатыламы?

– Әйе, ирекле сатыла. Әлегә аны сатуны тыю, балигъ яшенә җитмәгән балаларга аны сатуны, куллануны тыю законы юк. Проекты бар. Тиздән законы булыр дип көтәбез.

– Төтене булмагач, ә ни өчен тыярга, башкаларга зыяны тими ич, дип уйлар кайберәүләр?

– СНЮСны суыручының зыяны үзенә. СНЮСны суыру ул онкологиягә илтә, дип кисәтә белгечләр. Бигрәк тә организмы ныгып җитмәгән балаларга СНЮС белән мавыгырга ярамый. Без бу темага мәктәпләрдә дә лекцияләр укый башлыйбыз.

– Безнең районда СНЮС буенча сигналлар кергәне бармы?

– Әлегә юк.

Менә шулай, имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк, әмма сак булуың хәерле.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International