12 декабрь — Россия Конституциясе көнендә районда очрашу чаралары шактый булды. Россия Герое, Чечен сугышындагы батырлыгы өчен орденнарга һәм Герой исеменә лаек булган Дмитрий Сафин әлеге истәлекле даталар уңаеннан Арчага очрашуга махсус кайткан. 11 декабрьдә ул Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта егетләрне армиягә озату кичәсендә катнашса, 12 декабрьдә авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Арча сәнгать мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышлап ясалган рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, “Казан арты” музеенда 14 яше тулган Россия гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның әнисенең каберенә чәчәк салу чараларында катнашты.
Рәсем конкурсы районда ел да уздырыла. Быел да балалар тарафыннан Ватан Геройлары көненә багышлап ясалган рәсемнәр бик күп килгән. Җиңүчеләрдән тыш, хәрби темага матур итеп сурәт ясаучыларга да хәрби комиссариатның, “Арча хәбәрләре” газетасының, Арча ДОСААФының бүләкләрен, Рәхмәт хатларын, грамоталарын алу насыйп булды.
Тамырларында татар каны агучы Дмитрий Анатольевичның әбисе Бөгелмә районыннан булган. Заманында Кемерово өлкәсенә шахтага китеп барган ул апа бүген оныгының дәрәҗәле кеше булып татарлар арасында хөрмәт казанып яшәвен белсә, куанып туймас иде. Геройның Арча районына очрашуларга бишенче тапкыр килүе. Биредә ул инде күптән үз кеше.
Тере батыр белән очрашу балалар күңелендә дә эзсез калмас, чөнки еш тәти торган бәхет түгел бит. Балачактагы кичерешләр гадәттә гомер буе озатып баручан була. Алар да гомерләр узган саен бу көнне искә төшереп, үз балаларына да сөйләр. Ә Герой кулыннан тәүге паспортыңны алу — анысы әйтеп бетергесез хисләрдер. Районыбызның яшь армиячеләр хәрәкәтендәге 4 яшүсмергә андый бәхет тә елмайды бу көнне. “Хәрби комиссар Алмаз Борһановның улына паспорт тапшырырмын дип гомеремдә уйлаганым булмады”, — дип шаяртты Герой паспорт тапшырганда. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
Арчага бер сукмак салынгач, аны югалтмыйча саклау батырның үзеннән тора. Киләчәктә дә ул Арчада кадерле, көтеп алынган кунак булыр дигән өмет бар.
Розалия Сафина