Алар полиция хезмәткәрләренең уң кулына әйләнә бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да аеруча зур чаралар вакытында ирек-ле халык дружиначылары полиция хезмәткәрләре белән бергә тынычлыгыбыз сагына баса.
Бүгенге көндә барлыгы 20 отрядта 200 ирекле халык дружиначысы бар. Шуларның дүртесе Арчада. Арчадан “АСПК” җәмгыяте, педагогика көллияте, шулай ук Шушмабаш, Наласа авыллары ирекле халык дружиначылары аеруча зур активлык күрсәтә.
Шушы көннәрдә булып үткән очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Рәмзия Тимергалиева шул хакта әйтеп үтте.
– Гаиләләре булуга да карамастан, аларның бервакытта да каршы килгәннәре юк. Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең офицерлар патруле белән берлектә кичләрен кизү торырга да чыгалар, чаралар вакытында да безгә зур ярдәм күрсәтәләр, – диде ул. – Ирекле халык дружиначылары сафына керергә теләүчеләр булса, безгә хәбәр бирегез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге иҗтимагый совет рәисе Мансур Шиһапов та ирекле халык дружиначылары эшенең никадәр мөһим булуы турында әйтте, җәмгыятькә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ирекле халык дружиначыларының Арча районы буенча оешмасы җитәкчесе Рамил Гарифҗанов иң активларына бүләк итеп сертификат тапшыр-ды. Андый бүләккә Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, Гөлназ Нуретдинова, Рөстәм Закирҗанов, “АСПК” акционерлык җәмгыятеннән Альберт Фәйзрахманов, Наласадан Илфир Шакиров, Шушмабаштан Айнур Заһидуллин лаек булды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА