– Әйе, илкүләм проект ул һәркем өчен. Шулай ук безнең үзәккә дә кагыла. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында демография проекты буенча 2019 елда 156 мең сум акча бүленеп бирелгән иде. Пенсия алды яшендәге сигез кеше шуның нигезендә укып, өстәмә һөнәр үзләштерде. 2020 елда бу проект кысаларында 400 мең акча бирелде һәм безнең 20 кешегә өстәмә белем бирү мөмкинлегебез бар.
– Кемнәр сезгә мөрәҗәгать итә ала һәм алар нинди һөнәрләр үзләштерә? Кайда укыйлар?
– 50 яшьтән өлкәнрәкләр безгә килеп гариза яза. Эшсезләр генә түгел, теләге булган эшләүчеләр дә теркәлә ала. Аерма шунда гына, эшсезләр булса, бушлай укытудан тыш аларга стипендия дә түләнә. Минималь хезмәт хакы күләмендә. Укыту учреждениеләре арасында конкурс оештырыла, кайсы җинә, шул укыта. Әлбәттә, кич эштән соң. Безнең аша тегүче, массаж, тырнак, чәч ясаучы, бизәндерүче (визажист), пешекче-кондитер, газ җиһазлары төзекләндерү буенча слесарь һәм башка һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин булачак.
– Өлкәннәр турында сүз чыкканда, күпләрне борчыган бер сорау. Пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге кемнәргә кагыла?
– Әйе, андый мөрәҗәгать белән безгә пенсиягә чыгарга ике ел кала киләләр. Тик ул пенсия алды яшендәге һәр кешегә дә түгел, ә эшеннән кыскартылганнарга гына кагыла. Андый очракта үзәк тарафыннан алар эшсез буларак теркәлеп, алдан лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге бар.
– “Демография” илкүләм проекты декрет ялындагы хатын-кызларны да күз алдында тота. Аларга сез нәрсә тәкъдим итәсез?
– Тагын бер программа бар. Шуның нигезендә 800 мең сумга кадәр акча килергә тиеш. 6 яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче, шулай ук эше булып, өч яшькә кадәр декрет ялында булган хатын-кызларга кагыла ул. Тегүче, массаж, тырнак, чәч ясау-
чы, пешекче-кондитер, бизәндерүче һәм башка һөнәрләр буенча укый алалар. Бу очракта да уку айларына стипендия түләү хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган ханымнарга кагыла. Программа нигезендә шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль булган хатын кызлар да өстәмә һөнәрле була ала.
– Бүгенге көндә сездә 130 кеше эшсез булып теркәлгән...
– Иң беренче шуны әйтеп китәм, “Работа в России” дигән сайттан эш табып була. Ә безгә килгәндә, безнең максат эшсезлек буенча пособие бирү генә түгел, кешене эшле итү. Шуны аңласыннар иде. Без аларга төрле вариантларны тәкъдим итәбез, укырга җибәрәбез. Башта эш эзләүче, дип теркибез, уңай вариант чыкмаса, ун көннән соң эшсез статусы ала. Бүгенге көндә булган 145 эш урыны арасында сыер савучы, тракторчы, бозау караучы, авыр йөк машиналарын йөртүче һәм башка һөнәрләр бар. Әмма андый хезмәтләргә барырга атлыгып тормыйлар. Аннан эш бирүчеләрнең мәгълүмат бирүеннән дә күп нәрсә тора. Аларның бурычы – вакансияләрне ай саен яңартып тору. Эш урыны булмаса, юк, дип булса да хәбәр бирсеннәр. Аны прокуратура да тикшереп тора. Безне узып, белдерү бирәләр икән, штраф салына. Тик эш бирүчеләр мәгълүмат җибәргәндә милләтенә, җенесенә, диненә, кайда, ничек яшәвенә һәм башка якларына кагылышлы таләпләр куярга тиеш түгел. Аның өчен административ җаваплылык каралган.
– Сез инвалидларны эшкә урнаштыру буенча да эш алып барасыз икән.
– Арча районында барлыгы 2062 инвалид яши, шуларның 33,5 проценты, ягъни 691е эшли. Безнең оешма тарафыннан сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чик-леләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. 2019 елда 17 кешенең 8е эшкә урнаштырылды. “Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау” турындагы закон нигезендә, инвалидларны эшкә урнаштыру буенча юридик затларга мәҗбүри таләп куелган. 35тән 100гә кадәр хезмәткәрләре булган оешма гомуми эшче санының – 3, 100дән артык хезмәткәрләре булганда, 4 проценты инвалидлар булырга тиеш. Оешмаларда инвалидлар булса, бу хакта безгә хәбәр итегез. Киләсе елга 4 инвалидны эшкә урнаш-
тырырга кирәк булачак.
– Шәхси эшмәкәр булып үз эшен башлап җибәрүчеләргә берәр ярдәм юкмы?
– Ул категориядә булганнарга да дәүләт тарафыннан үзәк аша 145100 сум күләмендә ярдәм акчасы каралган. 2019 елда комиссия тарафыннан 4 кешегә бу акча бирелеп, алар төрле юнәлештә үз эшләрен ачты.
Сораулар булса, телефоныбыз 3-17-33, 3-29-33.
Гөлсинә Зәкиева