– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2004 елның 17 декабреннән Татарстанда аерым категориядәге кешеләргә акчалата түләүләр тәртибе турында карар (№542) чыкты, – дип сөйләде Лилия Тәбрисовна. – Пенсионерларга ай саен бирелә торган юл акчасы билгеләнде. Әгәр дә пенсионерның айлык кереме 20000 сумнан артмаса, ул вакытта аңа мөрәҗәгать иткән көннән алып ай саен түләнә торган 486 сум юл акчасы билгеләнә. Әгәр дә пенсионерның айлык кереме 20000 сумнан артып китә икән, юл акчасы 180 сум тәшкил итә. Айлык керем 25000 сумнан артса, юл акчасы исәпләнми.
– Юл акчасы ничә яшьтән билгеләнә?
– Хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән юл акчасы исәпләнә башлый.
– Үзгәрешләр турында ишетеп беләбез. Ул турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде?
– Үзгәрешләр 2019 елның 1 апреленнән керде. Хәзер пенсионерның мал-мөлкәте дә исәпкә алына. Бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исемендә булган пенсионерларга гына кагыла. Әгәр дә мал-мөлкәте пенсионерның үз исемендә булып һәм алар билгеле бер нормалардан артып китә икән, пенсионерга бөтенләй юл акчасы исәпләнми.
– Нәрсәләр исәпкә алына?
– Әгәр дә ялгыз пенсионерның үз исеменә язылган торак йорты яки фатиры 40 квадрат метрдан зуррак булса, аңа юл акчасы исәпләнми.
– Пенсионер исемендә берничә торак йорт яки фатир булса?
– Дөрестән дә, андый очраклар бар. Пенсионер исемендә ике яки аннан да күбрәк торак йорт яки фатир булса, аларның гомуми мәйданы 40 квадрат метрдан артса, шулай ук юл акчасы билгеләнми.
– Берничә кеше яшәгән пенсионер гаиләсендә мал-мөлкәт ничек исәпләнә?
– Ике яки аннан да күбрәк кеше яшәгән гаиләдәге һәр кешегә торак мәйданы 23 квадрат метрдан артып китсә, пенсионерга юл акчасы исәпләнми.
– Пенсионер исемендә биналар, корылмалар, гараж, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге бакчасы булганда ничек?
– Аларның билгеле бер нормалары бар. Шулай ук гомуми мәйдан исәпкә алына. Ул мәйдан гаиләнең һәр кешесенә 40 квадрат метрдан артып китмәсә генә пенсионерга юл акчасы исәпләнә. Әгәр дә бер яки берничә җир участогы бар икән, аның мәйданы гаиләнең һәр кешесенә 0,2 гектардан артып китмәсә генә юл акчасы билгеләнә.
– Юл акчасы алган хезмәт ветераннары да бар бит.
– Бу үзгәрешләр 2016 елга кадәр хезмәт ветераны исемен алган пенсионерларга кагылмый. Кабатлап әйтәм, бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исеменә рәсмиләштергән пенсионерларга гына кагыла.
– Әңгәмә өчен рәхмәт.
Румия Надршина