Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәсәлимә Нуриеваны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Илшат Нуриев килде.

2019 елның 20 декабре, җомга

Мәсәлимә апа кызы Алия белән гомер итә. Улы Әдһәм, гаиләсе белән Яр Чаллыда яшәсә дә, әнисе белән апасының хәлен белеп, ике арада еш йөри. Өлкән улы гына дөньяда юк, ананы ачы кайгыга салып, мәңгелеккә китеп барган...

Мәсәлимә апа Өтнәдә туып-үсә. Ул чор балаларына эләккән бөтен авырлыкны күрергә туры килә, черек бәрәңге дә, үлән ашау да калмый. Өтнәдән Әзәккә йөреп укыганда, кайтышлый басуда черек, өшегән  бәрәңге эзләп йөргән чакларын бүген дә күз яшьләрсез искә төшерә алмый.

Мәктәпне бетергәч, колхоз эшенә җигелә, кая кушсалар, шунда барып тотына. Соңрак, Арчага элемтә өлкәсенә эшкә керә ул һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

Ире Әгъзәм абый белән дә элемтә хезмәте таныштыра Мәсәлимә апаны. Бергәләп Күлтәс урманында телеграф баганалары өчен агач кискән чакта таныша алар. Кавышып, 30 ел тигез яшәү насыйп була.

Бүгенге көненә канәгать, тормышына риза булып яши әби.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International