7 операция кичергән кеше ул. Ашказанына операция ясаткач, ашый да, йоклый да алмаган. Беркөнне сыерлары кайтмаган боларның. Хәнифә апа эзләргә чыккан. Җәяүләп озак йөргән. Ул көнне йокы да тәмле булган, ачыккан да. Менә шул вакыт аңлаган ул җәяү йөрүнең файдасын. Һәм янәшәдәге стадионда җәяү йөри башлаган. Тау асты урамында яши. Хәрәкәтнең файдасын күргән. 95кә җиткән!
Берьюлы җаваплы урыннарда эшләүче берәү Хәнифә апаның чаңгыда йөргәнен күргәч, әйдәгез, ветераннар белән ярышка да барыгыз әле, дигән. Хәнифә апа: “Минем яшьтәгеләр барса, барам”, – дигән. “Сезгә ничә яшь соң?” 80 дигәнне ишеткәч, теге әйтер сүз таба алмаган, дәшмичә китеп барган...
Тумышы белән Яңа Иябаштан. Ире Рәхимулла да шушы ук авылдан. Бергә-бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Гөлнур белән яши. Икенче кызы Гөлфия дә әнисенең туган көненә килеп җиткән.
Хәнифә апа 7 сыйныфны 5кә генә тәмамлаган. Авыл Советы секретаре булган, Арчага күчеп килгәч, сәүдәдә эшләгән. Ире Рәхимулла белән өч бала тәрбия-
ләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Арчада Тау асты урамында кызы Гөлнур белән яши. “Безнең әни бик әйбәт булды. Кулыннан бөтен эш килер иде, безне дә чигәргә, бәйләргә өйрәтте. Бервакытта да кычкырмады ул безгә. Җайлап аңлатыр иде”, – ди кызлары.
Хәнифә апа әти-әнисе турында: “Бик тырыш кешеләр иде, – дип искә ала. – Алтыбыз да исән-сау үстек. Ачка үтермәгәннәр...” Ике ир туганы Әхмәтхан белән Мөхәммәтхан сугыштан кайтмый. Хәнифә апа авыр сугыш елларының газаплы көннәрен, авырлыгын күргән кеше.
Без бу гаиләгә исәнлек-
саулык, сабырлык, сөенечле көннәр телибез!
Румия Саттарова