– Без мондый бәйрәмнәрне гадәттә Яңа елдан соң уздыра идек, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. – Быел менә ел ахырында җыелу дөрес булыр дип уйлаштык, чөнки горурланырлык эшләребез бар. Бүген бу залда уңышларыбызга лаеклы өлеш керткән иң алдынгы кешеләребез утыра. Сезнең барыгызга да, бүген биредә булмаган башка хезмәтчәннәребезгә дә зур рәхмәт!
Район башлыгы җир йөзендә икмәктән дә кадерлерәк әйбер юк, диде. Арча районы тулай ашлык җыемы буенча республикада иң алдынгы районнарның берсе. Республикада үстерелгән һәр өч бәрәңгенең берсе – Арча районыныкы. Район Мәдәният йортындагы күргәзмәдә районның үзендә җитештерелә торган продукцияләр, башка казанышлар куелган иде. Бездә хәзер продукцияне җитештереп кенә калмыйлар, ә эшкәртәләр дә. Алар әзерләгән продукция төрләрен санап бетерерлек түгел.
Авыл хуҗалыгында гына түгел, районның башка тармакларында да нәтиҗәләр куанычлы. Алдынгылар слетында төрле һөнәр ияләре – төзүчеләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. тармаклар вәкилләрен сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.
Арчаларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тәбрикләде.
– Мөмкинлек табып шундый бәйрәм оештырганыгыз өчен зур рәхмәт! – диде Р.Хәбипов. – Арча районы һәрвакыт республика үсешенә саллы өлеш керткән районнарның берсе булды һәм киләчәктә дә шулай булыр дигән өметтә калабыз.
Хезмәт кешесен олылаган мондый бәйрәмнәр кирәк! Авыл хуҗалыгы, башка тармаклар хезмәтчәннәре күпме көч, энергия алып, без кирәкле кешеләр икән дип шатланып, алдагы көннәргә ышаныч белән таралышты. Һәммәсенә яңа уңышлар яуларга язсын!
Ильяс Фәттахов