Видеоконференциядән соң район башлыгы урынбасары, илкүләм проектларны тормышка ашыруга күзәтчелек итүче районның эшче төркем җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән районда илкүләм проектларның 2019 елда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләштек.
– Илкүләм проектлар турында халык белеп торсын иде, – дип башлады сүзне Гөлнара Фидаилевна. – Дәүләт тарафыннан халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, 12 юнәлештә (демография, сәламәтлек, мәгариф, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, юллар, экология һ.б.) эшләнгән проектлар болар. Шушы проектларның 6сы безнең районда чагылыш тапты. Алар федераль һәм төбәк бюджетлар исәбенә тормышка ашырыла.
– 2024 елга кадәр исәпләнгән проектларның 1 елы артта калды. Нәрсәләр эшләнде?
– Һәр очрашуда илкүләм проект турында сөйләшми калган юк. Халык үзе өчен дәүләт тарафыннан нәрсәләр эшләнгәнне күреп, белеп торырга тиеш. Демография юнәлешендәге илкүләм проект кысаларында Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатның 3 катлы яңа торак бинасы быел түбә астына керде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ясле, бакчалар белән тәэмин итү буенча районда проблема бар. Проект кысаларында узган ел Арчада Бакый Урманче урамында 140 урынлы балалар бакчасы “Сандугач” файдалануга тапшырылды. Киләсе елда Арчада тагын бер 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. “Арчабаш” бистәсендә шулай ук балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Наласада республика бюджеты исәбенә 40 урынлы балалар бакчасы төзелеше башланды. Бакчаларны төзү дәвам итәчәк.
Илкүләм проект өлкәннәребез турында да кайгырта. Районның социаль яклау идарәсенә алар өчен махсус автобус кайтты. Автобус белән олы яшьтәгеләрне поликлиникага медицина тикшерүе үткәрергә алып киләләр. Өлкәннәр өчен поликлиникада гериатрия бүлмәсе ачылды. Аларга махсус табиб хезмәт күрсәтә.
– Халыкның сәламәтлеген кайгырту максатыннан тагын нәрсәләр эшләнә?
– Үрнәктә спорт мәйданчыгы ачылды. Арчаның “Казансу” паркында тренажерлар белән ГТО өчен спорт мәйданчыгы төзелә. Киләсе елда Урта Курса, Мөндеш, Наласада яңа спорт мәйданчыклары сафка басачак.
Быел Урта Пошалымда модуль фельдшер акушерлык пункты төзелде. 2020 елда Урта Курсада, Венетада ФАПлар төзеләчәк. Район үзәк хастаханәсенә балалар, йөрәк-кан авырулары бүлекләренә, онкология бүлмәләренә яңа җиһазлар кайта башлады. Алар алга таба да кайтачак. Медицина өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүдә максатчан эш алып барыла.
– Мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар?
– Илкүләм проект кысаларында Арчаның 7нче мәктәбендә, Яңа Кенәр, Лесхоз, Иске Чүриле мәктәпләрендә технология, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, информатика бүлмәләре заманча җиһазландырылды, шахмат уйнау урыннары барлыкка килде. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге мәктәбенә 2 млн. сумлык заманча җиһаз кайтты. Мәгариф өлкәсендә балаларга белем һәм өстәмә белем бирү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр ачыла һәм ачылачак.
– Мәдәни юнәлештә нәрсәләр эшләнде?
– Иске Чүриле мәдәният йорты 15 млн. сумга ныклап төзекләндерелде. Хәзер ул балкып тора. Район үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залы булдырылды. Анда хәзер экраннан турыдан-туры зур шәһәрләрдә барган концертларны карап була. Киләсе елда Мөндештә 100 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзеләчәк. Сәрдәбашта клуб ныклап төзекләндереләчәк.
– Проектның бер юнәлеше – уңай һәм куркынычсыз юллар.
– Төбәк юллары турында сүз бара монда. Арчадан Әтнәгә бару юлында Утар Аты җирлегендә һәм Арча–Казан юлында, Иске Чүрилене узгач, барысы 3 километр юлга асфальт түшәлде.
– “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты шулай ук бик әһәмиятле.
– Әлеге проект кысаларында Наласа һәм Яңа Иябаш авылларында “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә эшләүче яшь гаиләләр өчен 10 йорт төзелде. Торак төзелешләре дәвам итә.
“Уңайлы шәһәр мохите булдыру” проекты кысаларында Арча шәһәре үзәге заманча итеп үзгәртелә.
– Илкүләм проектлар алар төзелеш һәм төзекләндерү генә түгел...
– Булдырганны нәтиҗәле итеп файдаланырга да кирәк. Яңа төзелешләр, ныклап төзекләндерелгән мәдәни учаклар, мәктәп, бакчалар, социаль, медицина учреждениеләре халыкка хезмәт итәргә тиеш.
Илкүләм проект кысаларында яшь буынны тәрбияләү, гаиләләрне саклап калу, тормышның сыйфатын яхшырту, өлкәннәрнең тормышын җанландыру максатыннан күп нәрсә эшләнә. Арчаның көнбатыш өлешендәге паркта оештырылган “Балага агач бүләк ит” агач утырту өмәсе, район үзәк китапханәсендә уздырылган берничә буын гаиләләр очрашуы, мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар, өлкәннәрнең бергәләп компьютерга өйрәнүләре, тарих, бакчачылык белән кызыксынулары, йога белән шөгыльләнүләре... – болар бар да халык өчен эшләнә. Исән-сау булып эшләнгәннәрнең рәхәтен күрергә язсын. Яңа ел белән!
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Яңа ел белән!
Румия Надршина