Әлеге саннар район фермерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Файдалы, эшлекле очрашу булды бу. Төрле хезмәтләр вәкилләре чыгышларында әйтелгән фикерләр дә киләчәктә бик ярап куяр. “Ростехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов фермерларда, шәхси эшмәкәрләрдә булган трактор, комбайннарны исәпкә кую, техник караулар үткәрү буенча тиешле тәртип юк әле, дип әйтте. Ә җаваплылык бар кешегә дә бертөсле бит. Төзек булмаган техникага утыртып кемнедер эшкә чыгару бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Мин сезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, – диде ул. – Керегез, аңлатырмын, кирәк икән – урынга барырга да әзермен. Техника төзек, аңа утырасы кешенең таныклыгы, тиешле категориясе булсын.
Әйе, кеше сәламәтлеге, гомере иң кадерлесе. Соңыннан үкенерлек булмасын.
Фермерлар Өчиле авылында Ренат Минһаҗев, Рәшит Фазлыев, Әнис Гариповның эшчәнлекләре белән таныштылар, Көтек авылында Дамир Шакирҗанов хуҗалыгында яңа ферма ачуда катнаштылар.
Дамир Шакирҗанов, Хәлим Гарипов (Мөндеш), Фәнис Әхмәтханов (Корайван) районда иң уңышлы эшләүче фермерлар. Дамир Шакирҗанов хатыны Нурзидә, улы Надир, килене һәм кызы белән гөрләтеп эш алып баралар. Надир югары белем алып кайтты, ул – агроном. Быел менә 100 башлык сыерга исәпләнгән торак төзеделәр. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлы эшлиләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, фермерлар киләчәктә дә сынатмаслар, район үсешенә лаеклы өлеш кертерләр, дигән ышаныч белдерде.
Ильяс Фәттахов