Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уйланырлык урын бар
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Уйланырлык урын бар
Калган эшкә кар ява, дигәндәй, анысы да үз вакытында килеп җитте. Басуларда күпме эш калганын язын карлар эреп беткәч кенә белербез инде.
Бигрәк тә “Вамин” хуҗалыкларының кайберләрендә туфрак эшкәртелмәгән мәйданнар шактый. Ә менә шул ук “Вамин”га кергән “Северный” хуҗалыгында эчке ресурсларны табып бу эшне төгәлли алдылар. Чөнки белеме буенча агроном булган җитәкче Рөстәм Хәйруллин көздән эшкәртелмәгән җирдә юньле уңыш булмаячагын яхшы белә.
“Ватан”, “Ак Барс-агро”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә дә бу мөһим технологик алымга зур игътибар бирелә.
Хәзер инде кар астында калган эшләр турында уйлап моңсуланырга гына кала. Әмма әле эшләп була торганнары да бар. Белгечләр салкыннар башланганчы орлыкларны тагын бер тапкыр күздән кичерергә киңәш итә. Кондициягә туры килмәгәннәрен чистартырга, калибрларга була.
Кичектергесез эшләрнең берсе — авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау. “Игенче”, “Аю” хуҗалыкларында культиваторларны, “Ватан”да тырмаларны тулысынча әзерләп куйдылар инде. “Ак Барс-агро” ширкәтендә ремонт эшләре киң җәелдерелгән. Шул ук вакытта “Вамин-Арча”, “Тукай–2” ширкәтләрендә тырма, культиватор ремонты башланмаган.
Шушы көннәрдә без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Илнар Гайнетдинов белән “Игенче” ширкәтендә булдык. Җитәкчесе Илнар Мәгъсүмов бөтен шартларын туры китереп саклауга куелган авыл хуҗалыгы машиналарын күрсәтеп йөрде. Гараж территориясендә дә тәртип, юллар тигезләнгән. Ремонт тулы көчкә оештырылган. Үз эшләренең осталары булган токарь Зөфәр Сираҗиев (рәсемдә), тимерче Рөстәм Хәлиуллин хезмәтләрен күреп сокландык.
Амбарда орлык әзерләү, территорияне җыештыру белән мәшгульләр.
Алда безне озын ак кыш көтә. Игенчегә быел булган җитешсезлекләрне бетерү юлларын эзләү, планнар кору өчен вакыт җитәрлек. Районның агрохимигы Шәүкәт Баһаветдинов киләсе елда хуҗалыкларга ачы туфракны известьлау белән ныграк шөгыльләнергә кирәк, ди. Чөнки бәяләре артып торган минераль ашламалар ачы туфракта уңышны арттыра алмый.
Безнең районда булган мәгълүматларга караганда, бик көчле ачылыктагы мәйданнар — 411, көчле ачылыкта — 3869, уртача ачылыкта — 20733, аз ачылыкта 41247 гектар. Ачы туфраклы мәйданнар барысы 66266 гектарга җыйнала, бу барлык сөрүлек җирләренең 54 проценты дигән сүз.
“Ак Барс-агро”, “Кырлай”, “Игенче”, “Аю”, “Курса МТСы”, “Тукай-2” ширкәтләре известьлау буенча яхшы эшлиләр. Ә менә “Вамин-Арча” (61 процент җире ачы туфраклы), “Вамин-Мәрҗани” (57 процент) ширкәтләре, “Сафия-1” (72 процент), Шиһабеддинов крестьян-фермер хуҗалыклары соңгы дүрт елда бу эш белән бөтенләй шөгыльләнмәделәр.
Известьлы ашламалар табигатькә дә зыян китерми, киресенчә, аны саклау үзлегенә ия. Туфракка кертелгән углекислый кальций аны җимерелүдән саклый, файдалы микроорганизмнар эшчәнлеген яхшырта, үсемлекләрне экологик чиста азот белән тәэмин итәргә булыша. Мондый төр ашламаларны эзләп йөрисе дә юк, алар арзанга төшә, дәүләт чыгымнарның бер өлешен каплый да әле.
Билгеле, боларны тормышка ашыру өчен җирнең чын хуҗалары, яхшы белгечләр кирәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз