Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гриппка бирешмәскә
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Гриппка бирешмәскә
Әңгәмәдәшебез—район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Миләүшә Хәбибрахман кызы Сафиуллина.
— Миләүшә ханым, салкыннар җитүгә йөткерә—төчкерә башлыйбыз, грипп булмагае дигән шик килә күңелгә, бүген әлеге йогышлы чир башландымы, әллә юкмы?
— Салкын тиеп табибка килгән авыруның каны анализга алынып, Казанга диагностика үзәгенә җибәрелә. Анализлар нигезендә шуны әйтеп була: әлегә грипп рәсми рәвештә теркәлмәгән. Ул гыйнвар, февраль айларында килеп чыгарга мөмкин дигән фараз бар.
— Гриппның организмда җитди өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле икәнен беләбез, аңа каршы тору чаралары турында кат-кат сөйләшсәк тә артык булмас.
— Төп профилактик чара — гриппка каршы вакцина ясату. Моннан курыкмаска кирәк. Аның организмга зыяны юк. Ә менә прививка ясатмаган очракта бу йогышлы чир белән авырсаң, чыннан да, организм җитди өзлегүләр кичерергә мөмкин. Ул бронхит, үпкә ялкынсынуын китереп чыгарырга, хәтта аннан йөрәк, бөерләрнең зыян күрүе ихтимал. Бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәгеләр авыр кичерә гриппны. Бакчаларда балаларга ата-ана рөхсәте белән вакцина ясау каралган, 60 яшьтән узган өлкән яшьтәгеләргә махсус прививка бригадасының өйләргә барып хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар.
— Гриппка каршы вакцина ясатырга кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
— Арчада участок табиб-ларына, авылларда фельдшерларга килү сорала.
— Поликлиникада чират торып, участок табибына керү мәшәкатьлерәк, гадирәк ысулы юкмы?
— Поликлиникада 5нче бүлмәдәге (инфекция) шәфкать туташына мөрә-җәгать итәргә мөмкин. Районда барысы 9 мең 820 кешегә вакцина бушлай ясалачак.
— Гриппка каршы тагын нинди көрәш чаралары бар?
— Төрле авыруларга каршы торучанлыкны, иммунитетны күтәрү бик мөһим. Саф һавада күп йөрергә, физик активлыкны арттырырга, витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, арбидол, анаферон, гриппферон кебек медицина препаратлары кулланырга, борынга оксолин маен сөртеп урамга чыгарга, эшкә, укырга, балалар бакчаларына барырга кирәк. Бу балаларга да, олыларга да кагыла. Һавадагы вирус кисәкчекләренең сулыш юллары (борын) аша организмга эләгүен онытмыйк. Тозлы су белән борынны юдыру да нәтиҗәле. 1 стакан кайнаган җылымса суга 1 чәй кашыгы тоз салып болгатасың, шуны учларыңа яки савытка салып, борының белән суырасың, су тамакка төшкәч, төкереп ташлыйсың. Моны көнгә берничә тапкыр эшләсәң әйбәт.
— Иммунитетны ныгытырга булышучы медицина препаратлары, гадәттә, кыйммәт, электән ышанычны аклаган арзанрак нинди препаратларны киңәш итәр идегез?
— Ремантадин.
— Халык медицинасын да онытырга ярамый.
— Әлбәттә. Янәшәңә суганны турап кую, балалар муенына, җиңелрәк савытка салып, сарымсак асу, белгәнебезчә, грипп вирусын куркытучы чаралар. Мүк җиләге (клюква), карлыган, лимон, имбирь тамыры шулай ук нәтиҗәле. Мәсәлән, лимон, апельсин, имбирьны иттарткыч аша чыгарып куллансаң, бигрәк тә яхшы. Кара җимеш, өрек, чикләвек, бал, мүк җиләген иттарткыч аша ваклап, шуны көнгә 3 тапкыр капсаң, иммунитетыңның ныгуын көт тә тор.
— Миләүшә ханым, грипп-ны гадәти салкын тиюдән ничек аерып була?
— Иң башта табибка барырга кирәк, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Гриппның билгеләре: температура югары күтәрелә, күздән яшь ага, төчкертә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә. Әгәр дә инде грипп диагнозы раслана икән, ул вакытта авыру өйдә торып дәвалана. Дарулардан тыш күп итеп лимонлы чәй эчәргә киңәш ителә. Бүлмәне даими җилләтергә, юеш чүпрәк белән чистартып торырга кирәк.
— Бүгеннән гриппка каршы прививка ясатырга мөмкинме?
— Балаларга вакцина кайтты.
— Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз