Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул пионер булып туган
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Ул пионер булып туган
Адәм баласының яшәгән гомеренең нәтиҗәсен кылган гамәлләре, башкарган эшләре, шулай ук чордашлары алдындагы дәрәҗәсе билгели. Олыгайган көннәрендә олы хөрмәт хисләрен тату кешегә көч, дәрман да бирә. Әлфия Бәдретдинова шул хисне һәрдаим татып яши.
Элеккеге укучылары, шәкертләре белән аралашып яшәү тугызынчы дистәсен ваклап ки-лүче Әлфия апага тормышында бәхетле мизгелләр бүләк итә. Озак еллар балалар белән эшләгәнгә күңеле белән мәңгелек балачак илендә калган ул.
1946 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаган кызны, ВЛКСМның элекке Кызыл Юл райкомына чакыртып, Казанга өлкән пионервожатыйлар әзерләү курсларына барырга тәкъдим итәләр. Ризалаша кыз. Курсларда булачак пионервожатыйларга теория генә укытып калмыйча, практикага да йөртәләр. Әлфия “Пионер” кинотеатрында массовик булып эшли, мәктәптә вожатый хезмәтен башкара. Өстәвенә, спекулянтларга каршы көрәштә милициягә ярдәм итәргә дә өлгерә. 1947 елда кыз хезмәт юлын Югары Оры мәктәбендә башлап җибәрә. Комсомолканың муенында кабат кызыл галстук җилферди башлый. Ә язмыш борылмаларына бәйле хезмәт юлы кызны төрле мәктәпләргә алып китә: Ашытбаш, Иске Өҗем, Яңа Кырлай... Берникадәр вакыттан аны, заманында нигезен салучыларның берсе Әлфия апаның әтисе Галләм абый булган Яңа Кенәр мәктәбе үз кочагына ала. Укытучылар институтын тәмамлап, югары белемгә ия булса да, күңеле якын иткән хезмәткә, кызыл галстугына тугры кала Әлфия апа, лаеклы ялга туктаганчы пионервожатый булып эшли. Яшь буынны тәрбия-ләүдә бар көчен, энергиясен биреп, барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, пионерлар арасында кайнап, рухланып яши ул. Төрле уй, идеяләрне тормышка ашыруда балаларны әйдәп баручы, илһам бирүче була. Аның үрнәгендә тәрбияләнгән шәкертләре арасында Арча педучилищесында укып, пионервожатый һөнәрен сайлаучылар күп.
Авыр сугыш елларында үткән балачагында нәни җилкәләрендә тормыш авырлыгын күтәреп үскән эш сөючән кызга вожатый һөнәре мәшәкатьле дә, мактаулы да мизгелләр алып килә: 1976 елда “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә, берничә елдан Барнаул шәһәрендә Бөтенсоюз фәнни–гамәли конференциядә чыгыш ясап, эш алымнары белән уртаклаша, Артекта “Вожатый–методист”ларның дүрт мең вожатый ярышында катнаша, хезмәт дәверендә күп кенә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була. Әлфия Бәдретдинованың хезмәте турындагы мәкаләләр заманында республика матбугаты битләрендә шактый урын ала. Аңа багышлап шигырьләр языла, җыр иҗат ителә. Күптән түгел шул мәкаләләрдән, героебызның истәлекләреннән торган вожатый Әлфия Бәдретдинова турындагы китап дөнья күрде. “Пионер эше профессоры” дип аталган китапның автор-төзүчесе — журналист, “Мәгърифәт” газетасының баш мөхәррир урынбасары Хәмзә Бәдретдинов. Арчаның 5нче гимназиясенә китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән укытучылар, Әлфия апаның шәкертләре шундый шәхеснең якташлары, шәкертләре булганга горурланып утыргандыр, мөгаен. Бәйрәмгә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, Әлфия апаның яшь буынны тәрбияләүгә куйган намуслы хезмәтенә югары бәя биреп, изге теләкләрен җиткерде.
2009 елда районыбызда Әлфия Бәдретдинова исемендәге премия булдырылды. Бүгенге көндә аңа өч педагог–оештыручы ия. Әлфия апаның бәйрәмендә алар остазларына чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде. Ә Әлфия апа, үз чиратында, булачак һәм яшь укытучыларга, хезмәтендә уңышларга алып барган, үзенә девиз итеп алган серләрен ачты. Арча Укучылар сарае коллективы тарафыннан оештырылган кичә пионер учаклары әйләнәсендә башкарган җырлар, күңелле мизгелләре белән һәр тамашачыны шул елларга алып кайтты сыман.
...Ул бүген пионерлар белән эшләгән елларының хатирәсенә күмелеп, шул елларның истәлеген саклаган фотосүрәтләр, альбомнарны барлап, үз юлын, укытучы һөнәрен сайлаган кызы Кадриянең гаиләсенә, оныклары Алия белән Раилнең уңышларына сөенеп, шөкерана кылып гомер итә. Бүген әнә шундый сөенечле мизгелләр кичерү өчен матур тормыш юлы үтү, йөрәк җылыңны кешеләр белән бүлешеп яшәү кирәк икән...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз