Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бездә чын шәхесләр тәрбияләнә
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Бездә чын шәхесләр тәрбияләнә
1997 елның 15 ноябрендә Арча шәһәренең 5нче гимназиясе беренче тапкыр укучылар кабул итте. Шул көннән алып бердәм, дус һәм белем бирү өлкәсендәге һәрбер яңалыкка ияреп баручы педагогик коллектив 682 укучыга урта белем бирде һәм зур тормышка озатты. Укудагы уңышлары, үрнәк тәртипләре өчен 31 укучы алтын, 41 укучы көмеш медаль белән бүләкләнде.
2011-2012 уку елында 9нчы сыйныфны — 114, 11 сыйныфны 71 укучы уңышлы тәмамлады. Һөнәри юнәлеш бирү эшен тиешле югарылыкта оештыру, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору укучыларга тормышта үз юлларын табарга, кирәкле һөнәр сайлауга ярдәм итә. Гимназияне тәмамлаган укучылар, югары яки махсус уку йортларында белем алып, илебезнең төрле почмакларында тырышып эшлиләр.
Гимназия бинасын төзегән вакытта директор вазыйфасын башкарган Наил Сәлахетдинов, аннан соңгы чорда директор булган Илгиз Миннебаев, Фатыйх Хәкимуллин һәм Мансур Шиһапов бу уку йортының матди–техник базасын ныгыту, кабинетларны заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазлау, территорияне төзек-ләндерү һәм яшеллеккә күмү, ә иң мөһиме, педагогик коллективны туплау һәм аларның методик белемнәрен күтәрү юнәлешендә бәяләп бетергесез хезмәт куйдылар. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган директор урынбасарлары Рәмзия Хәмидуллина, Венера Шиһабиева, ветеран укытучыларыбыз Зәбидә Шакирова, Гөлүсә Вәлиуллина, Әлфия Дәүләтова, Әлфинур Миннебаева, Наилә Хөснетдинова, Фәния Исмәгыйлева, Халидә Фәйзрахманова, Гөлсинә Яруллина, Минсара Камалова, Хәсибә Гатауллина һәм Фәнис Галиев гимназия ачылган көннән укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен, белем байлыкларын һәм осталыкларын кулланып, вакытларын кызганмыйча эшләделәр һәм бүгенге көндә үз укучыларының уңышларын күреп чиксез горурланып яшиләр.
Гимназиядә район, республика, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән укытучылар катнашында бик күп сандагы семинар–киңәшмәләр, конференцияләр, конкурслар үткәрелде.
Безнең гимназия педагогика көллиятенең база мәктәбе булып тора. Булачак укытучылар өчен беренче дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрергә өйрәнү, диплом алды практикасы узу өчен гимназиядә барлык шартлар тудырылган. Студентлар безнең укытучылар белән бик теләп аралаша. Көллият студентлары мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларында вожатыйлар булып эшлиләр, укучыларның җәйге ялын файдалы, кызыклы итеп оештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.
Соңгы елларда гимназиядә спорт мәйданчыгы, өлкән сыйныф укучыларын хәрби хезмәткә әзерләү өчен кирәкле материаллар белән тупланган махсус кабинет һәм барлык таләпләргә җавап бирә торган каршылыклар полосасы, барлык уңайлыклары булган тир, чаңгы базасы булдырылды, спортзал төзекләндерелде. Җылытылган вагоннары булган хоккей мәйданчыгында укучылар да, шәһәребезнең һәрбер теләүчесе дә шөгыльләнә ала. 10-11 сыйныф укучылары Арча район РОСТО (ДОСААФ) оешмасы (җитәкчесе Ринат Алеев) белән берлектә оештырылган автосыйныфта укыйлар, «В» һәм «С» категорияле машина йөртүче таныклыгы алалар. Укытучыларның август киңәшмәсендә гимназиядә урнашкан автосыйныфның эше югары бәяләнде.
Укучыларны гимназиягә 3 автобус алып килә, аларда барлык шартлар тудырылган. Күпербаш, Зур Бирәзә, Урта Бирәзә авылларына һәм шәһәрнең көнбатыш өлешенә төгәл расписание нигезендә маршрутлар ачылды. “Арча АТП”сы акционерлык җәмгыяте шоферлары укучылар белән уртак тел табып эшли, автобуслары һәрвакыт чиста һәм җылы. Әти – әниләр аларның хезмәтеннән бик канәгать.
Гимназиябезнең беренче катында балалар бакчасы урнашкан. Анда тәрбияләнгән балалар гимназиянең 1нче сыйныфына укырга килә. Алар анда кереп танышалар, ишек алдындагы мәйданчыкта уйныйлар. Мәктәпкә балалар бик тиз ияләнә. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары үзара аралашалар, һәр укучының мөмкинлекләрен ачыклыйлар һәм бу үзара дуслык уңай нәтиҗәләр бирә.
Гимназиянең үткәне, булган вакыйгалар, төрле очрашулар, укучыларыбызның уңышлары турында материалларны туплап бару өчен музей булдырылды. 3 ел рәттән территориябезне яңа елга әзерләү буенча муниципаль район башлыгының I дәрәҗә Дипломнары һәм истәлекле бүләкләре, 2011, 2012 елларда гимназияне яңа уку елына әзерләү өчен куйган хезмәтебезгә бирелгән I дәрәҗә Дипломнар, мәктәп яны тәҗрибә участогына Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы биргән Диплом, район профсоюз оешмалары арасында узган спартакиадада I урынга лаек булган грамота һәм кубок һәм башка экспонатлар музейны баета баралар, ә бу уңышлар коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Бүгенге көндә гимназиядә 617 укучы белем ала, алар 27 сыйныфка бүленгән. Инглиз һәм рус телен тирәнтен өйрәнү, югары сыйныфларда төрле профиль, кадет сыйныфлары оештырылды. Аларга 63 укытучы һәм тәрбияче ныклы белем һәм тәрбия бирү, 25 хезмәткәр һәркемгә уңай эш шартлары булдыру өчен намуслы хезмәт итәләр. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, райондагы оешмалар, ата-аналар һәм хезмәт ветераннарыбыз безгә көндәлек ярдәм итеп торалар.
Шәфигулла ГАРИПОВ,
5нче гимназия директоры,
РФнең мәгариф отличнигы,
ТРның атказанган
укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз